Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Әйләнечтән юл туры

Дүшәмбе көнне Татарстанның Лаеш районы Ташкирмән авылы тирәсеннән агучы Мишә елгасында ике балыкчы утырган "Нива" автомобиле боз астына киткән. Бәхеткә, ир-атлар машина су төбенә киткәнче чыгып өлгергәннәр. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сайтына урнаштырылган мәгълүматтан билгеле булганча, балыкчылар балык тотып кайту юлында ярга 200 метр кала боз ярыла башлаганны сизеп алалар....

Дүшәмбе көнне Татарстанның Лаеш районы Ташкирмән авылы тирәсеннән агучы Мишә елгасында ике балыкчы утырган "Нива" автомобиле боз астына киткән.


Бәхеткә, ир-атлар машина су төбенә киткәнче чыгып өлгергәннәр. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сайтына урнаштырылган мәгълүматтан билгеле булганча, балыкчылар балык тотып кайту юлында ярга 200 метр кала боз ярыла башлаганны сизеп алалар. Балыкчыларның берсе машина тәрәзәсен аягы белән тибеп вата һәм шулай итеп чыгарга өлгерәләр.
Аннан элегрәк Яшел Үзән районында "Буран" кар чанасы боз астына киткән иде. Ул чакта ике өлкән яшьтәге балыкчы бик нык өшү сәбәпле хастаханәгә эләктеләр.
-Бу фактлар тагын бер кат балыкчыларның үзләренә һәм якыннарына карата битараф булуларын искәртә. Берничә балык өчен гаиләңә проблемалар тудыру кирәк микән соң?-дип ачынып сөйли районның баш коткаручысы Әхтәм Насретдинов. Ул шулай ук юлны кыскарту өчен боз өстеннән генә җилдерүче транспорт хуҗаларына сак булырга киңәш итә. Балаларны да бозга кертергә ярамый. Җылы һава торышы саклану һәм кар яву нәтиҗәсендә боз әлегә тотрыклы түгел. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев