Һәйкәл ачтылар
Сөнчәле авылында Җиңү көненә багышланган тантаналы митингта район башлыгы Камил Гилманов катнашты. Ул сугыш һәм хезмәт ветераннарын изге бәйрәм белән котлап, аларга сәламәтлек, озын гомер теләде. Тантана яңа һәйкәл янында узды. Аны Сөнчәле авылында Җиңү көне уңаеннан урнаштырдылар. Җирле мәктәп укучылары мәктәптән һәйкәл янына кадәр тантаналы марш белән атлап бардылар....
Сөнчәле авылында Җиңү көненә багышланган тантаналы митингта район башлыгы Камил Гилманов катнашты.
Ул сугыш һәм хезмәт ветераннарын изге бәйрәм белән котлап, аларга сәламәтлек, озын гомер теләде. Тантана яңа һәйкәл янында узды. Аны Сөнчәле авылында Җиңү көне уңаеннан урнаштырдылар. Җирле мәктәп укучылары мәктәптән һәйкәл янына кадәр тантаналы марш белән атлап бардылар. Монда театральләшкән бәйрәм концерты һәм "Үлемсез полк" акциясе оештырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев