Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Җылылык һәм уңайлылык бүләк итәләр

Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре һөнәре һичшиксез ихтирам һәм мактауга лаек. Әлеге кешеләр тәэмин иткән уңайлыклардан башка без бер генә көн дә яши алмыйбыз. Сентябрьнең беренче атнасында Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Аксубайның газ хезмәте хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен күтәренке кәеф белән каршылыйлар. Әлеге нисбәттән Лениногорск идарәсе...

Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре һөнәре һичшиксез ихтирам һәм мактауга лаек.


Әлеге кешеләр тәэмин иткән уңайлыклардан башка без бер генә көн дә яши алмыйбыз. Сентябрьнең беренче атнасында Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Аксубайның газ хезмәте хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен күтәренке кәеф белән каршылыйлар. Әлеге нисбәттән Лениногорск идарәсе башлыгы Рафаэль Нуртдинов исеменнән безнең газчылар адресына котлау һәм рәхмәт сүзләре яңгырады.

Шофер һәм слесарь Михаил Громов, тармак ветераннары Светлана Лукиянова һәм Әсхат Хизбуллин, шулай ук хезмәт стажлары зур булган Татьяна Иванова, Равил Чанышев, Александр Андриянов, Николай Филиппов "Лениногорскгаз" ЭПУ исеменнән рәхмәт хатлары алдылар. АДС слесаре Елена Убакова Аксубай муниципаль район советының Рәхмәт хатына, ВДГО слесаре Руфия Гафиятова Мактау кәгазенә лаек булдылар. СВДГОның өлкән мастеры Александр Золин предприятиендә эшләүче һәр хезмәткәргә таләпчән, белгечләрнең һәм эшчеләрнең хезмәтен бәяли, хөрмәт итә, коллективтагы психологик климат өчен җаваплылыкны үз өстеннән төшерми, газ хезмәткәрләре, аларның гаиләләре өчен кайгырту да аның өстендә. Белем көне алдыннан Аксубай газ участогы хезмәткәрләренең беренче сыйныфка баручы балаларына мәктәп кирәк-яраклары бүләк иттеләр.

-Хөрмәтле газ сәнәгате хезмәткәрләре, сезне якынлашып килүче бәйрәм белән тәбрик итәм! Аксубай участогы- барлык юнәлешләр буенча да беренчеләр сафында,-диде "Лениногорскгаз" җитәкчесе, - сез төп бурыч -тоткарлыкларсыз һәм аварияләрсез газ бирү эшенә җаваплы якын киләсез. Сезгә тыныч тормыш, сәламәтлек, тапкырлык, осталык, түземлек, гаилә иминлеге телим, алга куелган максатларга, эшегездә уңышларга ирешегез.

Аксубай участогында җитмешкә якын кеше - слесарьлар, диспетчерлар, мастерлар, шоферлар һәм контролерлар эшли.
-Бездә гаиләләре, династия белән эшләүчеләр дә бар. Андрияновлар, Лукияновлар, Убаковлар, Мусиннар, әтиле-уллы Федоровлар, Мартыновлар, Пименовлар һәм Билаловлар дистәләгән еллар дәвамында үз һөнәрләренә тугры калалар,-дип билгеләп үтте Александр Золин. -Авыл слесарьлары Вячеслав Копонев, Николай Крайнов, Илдус Хәмидуллин, Александр Удиряков, Николай Филиппов, Сергей Литта, Василий Наумов, Людмила Федорова, Әлфит Искәндәровлар турында да бары тик мактау сүзләре генә ишетергә туры килә. Газ хезмәте күрсәткән өчен барлык түләүләр дә Алсу Раузетдинова өстендә. Кешеләрнең көнкүреше дә, авыл хуҗалыгы тармагы да, җитештерү предприятиеләре һәм башкалар да безнең бердәм һәм көйле эшебезгә бәйле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев