Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Язмыш сынаулары аны сындырмаган

Яңа Думада яшәүче Миңнегаян Гатинага 90 яшь тулды. Юбилярны бу күркәм бәйрәме белән котларга район башлыгы Камил Гилманов, социаль яклау идарәсе начальнигы Наил Вәлиуллин, "Татмедиа" ААҖ филиалы-район газетасы директор-мөхәррире Айдар Моратшин килделәр. Юбиляр әбинең туганнары Аксубайдан килгән кунакларны ачык йөз белән каршы алдылар. Район җитәкчесе ветеранны туксан яшьлек юбилее белән...

Яңа Думада яшәүче Миңнегаян Гатинага 90 яшь тулды.


Юбилярны бу күркәм бәйрәме белән котларга район башлыгы Камил Гилманов, социаль яклау идарәсе начальнигы Наил Вәлиуллин, "Татмедиа" ААҖ филиалы-район газетасы директор-мөхәррире Айдар Моратшин килделәр. Юбиляр әбинең туганнары Аксубайдан килгән кунакларны ачык йөз белән каршы алдылар. Район җитәкчесе ветеранны туксан яшьлек юбилее белән кайнар котлады, аңа РФ Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хатын укыды, чәчәк бәйләме һәм бүләкләр тапшырды. Әнә шундый игътибардан бераз башы әйләнгән Миңнегаян Солтангали кызы, тәбрикләү сүзләре өчен рәхмәтен белдерде. Туганнары, мөхтәрәм кунаклар арасында узган тормыш юлларын, михнәтле сугыш һәм сугыштан соңгы елларны искә алды.


Ул күп балалы гаиләдә дөньяга килә. Сугыш башлангач әтисен сугышка алалар. Авыл яшьләренә фронтка киткән ир-атлар эшен дә башкарырга туры килә. Миңнегаян да окоп казу, урман кисү эшләрендә хезмәт куя. Аннан соң буыннары да ныгып җитмәгән кыз тракторчы һөнәрен үзләштерә. Ул туган колхозы кырларында эшли-сөрә, чәчә... Ул чордагы техника камилләшмәгән, аңа идарә итүе үтә дә авыр була. Тракторчы булып эшләгән елларында Миңнегаян Солтангали кызы бихисап бүләкләр алган.


Ул фронтовик егеткә кияүгә чыга. Аларның алты улы һәм бер кызлары туа. Кызганычка каршы, гаилә бәхете озакка сузылмый.Улларын һәм авырлы хатынын калдырып, ире яшьли вафат була. Бер атнадан соң кызлары туа. Әти-әнисе Миңнегаянны ялгызын гына калдырмыйлар. Ә менә картлык көннәрендә ул аларның терәге, караучысы була.


Бәхетсезлек ялгызы гына йөрми, туксан яшен тутырганда Миңнегаян әбинең ике улы һәм кызы гына исән кала. Балалары Түбән Камада яшиләр, әмма әниләре янына еш кайтып йөриләр. Авылда оныгы үз гаиләсе белән яши, шулай булгач, Миңнегаян әбине карарга кеше бар. Аның бүгенгесе көндә 11 оныгы һәм 12 оныкчыгы бар һәм ул бөтен туганнарын берләштереп тора.


-Апам мәрхәмәтле, игелекле кеше,-дип сөйли сеңлесе Миңнебәнат Солтангали кызы. -Ул бик тәмле пешерә. Тормышында авырлыкларны күп күрсә дә, ул шундый ук ачык йөзле, мөлаем булып кала бирә. Ходай Тәгалә аны исәнлектән ташламасын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев