Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Язгы ташуга әзерлек

Үткән ел апрель аендагы кинәт җылылык, шулай ук яңгыр яву сәбәпле карның тиз эрүе республиканың күп кенә территорияләрендә су басуга китерде, шуның нәтиҗәсендә төбәктә Гадәттән тыш хәлләр режимы кертелде. 20 район территориясе йөгәнсез су стихиясе хөкемендә калды, анда меңгә якын йортны су басты, ике мең кеше зыян күрде. Язгы ташу...

Үткән ел апрель аендагы кинәт җылылык, шулай ук яңгыр яву сәбәпле карның тиз эрүе республиканың күп кенә территорияләрендә су басуга китерде, шуның нәтиҗәсендә төбәктә Гадәттән тыш хәлләр режимы кертелде.


20 район территориясе йөгәнсез су стихиясе хөкемендә калды, анда меңгә якын йортны су басты, ике мең кеше зыян күрде. Язгы ташу безнең районны да читләтеп үтмәде.
-Нәкъ менә шуңа республика җитәкчелеге район һәм муниципаль берәмлекләр башлыклары язгы ташу вакытында зыян күрүне булдырмый калуга юнәлтелгән беренче чараларны үз вакытында күрә алсын өчен, Гадәттән тыш хәлләр һәм янгын иминлеге комиссиясе утырышында язгы ташуга хәзерлек мәсьәләсен алданрак күтәреп чыкты да инде,- дип билгеләп үтте видеорежимда үткән утырышта Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләр һәм янгын иминлеге комиссиясе рәисе Әсхать Сәфәров.
Әлеге темага тулырак доклад белән ТР Гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Суржко чыгыш ясады.
Әмма бу, әлеге торак пунктларның барысына да су басу куркынычы яный дигән сүз түгел, шулай да әзерлек чараларын күрә башларга кирәк. Территорияләр янында боз тыгылу һәм су басулар килеп чыкмасын өчен, елга һәм сулыкларның боз тыгылу куркынычы булган участокларында бозны каралту эшен хәзер үк башлап җибәрү мөһим.
Николай Суржко шулай ук Гадәттән тыш хәлләрдә халыкка хәбәр итү системасы турында да искә төшереп үтте.
-Хәзерге вакытта хәбәр итү сигналын республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә эшләп килүче Бердәм диспетчер хезмәте (ЕДДС) кабул итәргә сәләтле, ләкин, ЕДДС мәгълүматларын республиканың конкрет һәр кешесенә җиткерү-җирле үзидарә органнарының бурычы. Сез урыннарда әлеге җаваплылыкны үз өстегезгә аласыз, димәк, сез Гадәттән тыш хәлләр куркынычы турындагы сигналларны барлык төр чаралар ярдәмендә кешеләргә җиткерергә бурычлы. Моның өчен старосталарны һәм дин әһелләрен дә җәлеп итәргә кирәк,-дип тәмамлады докладын Николай Суржко.
КЧС һәм ПО буенча район комиссиясе рәисе Николай Становов авыл җирлеге башлыкларына якын көннәрдә боз тыгылу куркынычы булган участокларда агачларны кисү һәм бозны каралту кирәклеге турында сөйләде.
-Вакыйгаларның агышы ничек буласын беребез дә белми, шуңа төрле хәтерлекләрне күздә тотарга кирәк. Ә шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе, Сөнчәле һәм Кәкре Күл авыл җирлекләре башлыкларына кешеләрне эвакуацияләү эшенә аерым игътибар бирергә кирәк, чөнки әлеге торак пунктлар-куркыныч зонада урнашкан,-дип билгеләп үтте ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев