Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Язгы изгелек атналыгы

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Яшьләр үзәгендә волонтерлар корпусы активистлары утырышы узды. (Ул өлкән буын вәкилләренә ярдәм итәргә әзер булган, аларның проблемаларына һәм мәнфәгатьләренә битараф булмаган укучыларны берләштерә). Көн тәртибендә - "Язгы изгелек атналыгы" акциясен үткәрү. Укучылар үз алларына төрле максатлар куеп, аларны тормышка ашыру чараларына да керештеләр. Ишегалдында укучыларны күреп,...

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Яшьләр үзәгендә волонтерлар корпусы активистлары утырышы узды.

(Ул өлкән буын вәкилләренә ярдәм итәргә әзер булган, аларның проблемаларына һәм мәнфәгатьләренә битараф булмаган укучыларны берләштерә). Көн тәртибендә - "Язгы изгелек атналыгы" акциясен үткәрү. Укучылар үз алларына төрле максатлар куеп, аларны тормышка ашыру чараларына да керештеләр. Ишегалдында укучыларны күреп, ветераннар бик шатландылар. Ә алар хуҗалыкта да булышкач, идәннәрне югач, юлларны кардан, боздан арындыргач, аеруча да сөенделәр.

- Әлеге акцияне оештырып, без Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә һәм ялгыз карт кешеләргә ярдәм итәргә телибез, - диде "Җиңүнең 70 еллыгы волонтерлар корпусы" проектының координаторы Евгения Краснова. - Алар белән очрашып сөйләшүдән без үзебезгә ул еллар турында кызыклы бик күп мәгълүмат алдык. Җиңү көнен якынайтырга булышкан кешеләргә тагын да күбрәк ихтирам һәм кайгырту белән карый башладык. "Язгы изгелек атналыгы" кысаларында Яшьләр үзәгендә атна азагына кадәр шул катламга караган кешеләр өчен әйберләр һәм матди ярдәм җыю оештырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев