Язга хәзерләнәләр
Районда авыл хуҗалыгы машиналарын, агрегатларны һәм тракторларны язгы кыр эшләренә әзерләү яхшы темплар белән бара. «ВАМИН-Аксу» ООО ның «Сөнчәле» бүлеге ремонтчылары техниканы кышкы саклауга куйганнан соң шунда ук аларны ремонтлауга да керештеләр. Кышкы чорда, техниканы ремонтлау өчен биредә барлык шартлар тудырылган, ремонт цехлары җылытылган. Ял итү өчен дә җылы бина...
Районда авыл хуҗалыгы машиналарын, агрегатларны һәм тракторларны язгы кыр эшләренә әзерләү яхшы темплар белән бара.
«ВАМИН-Аксу» ООО ның «Сөнчәле» бүлеге ремонтчылары техниканы кышкы саклауга куйганнан соң шунда ук аларны ремонтлауга да керештеләр.
Кышкы чорда, техниканы ремонтлау өчен биредә барлык шартлар тудырылган, ремонт цехлары җылытылган. Ял итү өчен дә җылы бина бар. «Сөнчәле» бүлеге башкарма директоры Владимир Крюков сүзләренә караганда, хуҗалык запас частьлар, күмер белән үзәктән тәэмин ителә.
Бүгенге көндә механизаторлар тырмаларны, культиваторларны ремонтлауны тулысынча тәмамлаганнар, хәзер чәчкечләрне ремонтлау алып барыла. Әйтергә кирәк, алда торган чәчү чорына биредә ике төрле чәчү агреты әзерләнә. Берсе ашлама кертү, икенчесе сабан культураларын чәчү өчен. Менә шуның өчен чәчкечләрне ремонтлау белән аларны агрегатлаштыру да алып барыла.
Монда звено җитәкчесе Газинур Гимранов, слесарь Александр Зиновьев, эретеп ябыштыручы Иван Тундросов, тимерче Сергей Краснов һ.б. хезмәт өлеше зур. Барлык ремонт эшләрен дә яшь белгеч, инженер Демьян Егоров контрольдә тота.
Шулай ук тракторлардагы җитешсезлекләрне бетерү һәм ремонтлау алып барыла. Монда һәр механизатор үзенең корыч атын язгы кампаниягә үзе әзерли.
Техника урын алган территория кардан чистартылган, гаражлар, складлар һәм ремонт цехлары түбәләре дә кардан чистартыла.
Белгечләр әйтүенчә, чәчү чоры башланганчыга кадәр, барлык техника да тулысынча әзерләнәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев