Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Явым-төшем шатлык китергәндә

Узган ялларда район халкы кышның барлык матурлыгын тойды - салкыннар артыннан ук, күпләп кар яуды, буран котырды. Районның техник-агрометеорологы Минәхтәм Гайфетдинов биргән мәгълүматларга караганда, декабрьдә районда явым-төшем норма буенча 39 миллиметр урынына 71 миллиметрдан артып киткән. Аның каравы гыйнварның беренче ункөнлегендә явым-төшем декабрь нормасыннан 15,8 гә арткан. Быел гыйнвар аенда...

Узган ялларда район халкы кышның барлык матурлыгын тойды - салкыннар артыннан ук, күпләп кар яуды, буран котырды.


Районның техник-агрометеорологы Минәхтәм Гайфетдинов биргән мәгълүматларга караганда, декабрьдә районда явым-төшем норма буенча 39 миллиметр урынына 71 миллиметрдан артып киткән.

Аның каравы гыйнварның беренче ункөнлегендә явым-төшем декабрь нормасыннан 15,8 гә арткан. Быел гыйнвар аенда уртача температура норма буенча (Цельсия буенча) 13,5 градус урынына 5,8 градус тәшкил итте һәм бу нормадан 5,8 градуска югары.

-Кырларда кар катламы, ноябрьдә кар күзәтелмәүгә карамастан, 29-30 сантиметр (норма буенча 35 сантиметр булырга тиеш) тәшкил итә, - дип билгеләп үтте агрометеоролог. - Кар катламының ни дәрәҗәдә калын булуы, ул булачак уңыш нигезе. Көзге игеннәр кар яумаган очракта 18 градус салкыннарны да чыдата (ноябрьдә - 10-15 градус иде). Алдагы көннәрдә һава температурасы - 35-40 градуска кадәр төшкән очракта да, көзге игеннәр кышны имин чыгачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев