Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

ЯВА КАРЛАР...

Кышкы сезонда юлларны кардан чистарту-муниципаль хезмәтләрнең гадәти бурычы. Кагыйдә буларак, аз гына кар явып үтсә дә, бистәнең үзәк урамнарын кардан чистарта башлыйлар. Бу аңлашыла да, чөнки аз гына кар катламы да температура түбәнәю белән бозлавыкка әйләнергә мөмкин. Әлегә бистә советы кар чистарту эшен вакытында башкара. Бистә башлыгы урынбасары Леонид Жуков...

Кышкы сезонда юлларны кардан чистарту-муниципаль хезмәтләрнең гадәти бурычы.


Кагыйдә буларак, аз гына кар явып үтсә дә, бистәнең үзәк урамнарын кардан чистарта башлыйлар. Бу аңлашыла да, чөнки аз гына кар катламы да температура түбәнәю белән бозлавыкка әйләнергә мөмкин. Әлегә бистә советы кар чистарту эшен вакытында башкара. Бистә башлыгы урынбасары Леонид Жуков хәбәр иткәнчә, иртәнге сәгать җидедән Октябрь, Золин, Мазилин, Ким урамнары чистартыла. Аннары техника мәктәпкә һәм балалар бакчасына, административ биналарга илтүче юлларны һәм район үзәгенең башка урамнарын чистартырга керешәләр.
Иртән без эш урынына имин килеп җитсен өчен муниципаль хезмәтләр төнлә дә хезмәт куялар.
Әлегә кыш безне күп кар белән борчымый, шуңа кар чыгару буенча күләмле эш оештыру зарурлыгы юк, шулай да бистә советының өч кар чистарту техникасы һәрвакыт әзер тора. Алда кар-буранлы февраль ае тора. Кар көртләре белән көрәшү өчен кирәк була калса өстәмә техника яллау килешүе төзеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев