Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Яшьләр көне белән!

Бүген Россиядә Яшьләр көне билгеләп үтелә. Бу-киләчәк бәйрәме. Бүгенге мәктәп укучылары, студентлар, яшь укытучылар, эшчеләр, табиблар, эшмәкәрләр киләчәктә район язмышы өчен җаваплылыкны үз өсләренә алачаклар,-диелә район башлыгы Камил Гилманов котлавында.- Аксубай районы яшьләренең акыллы эшләре, үҗәтлеге, җиңүгә омтылышлары төрле бәйгеләрдә, республика дәрәҗәсендә үткәрелгән төрле фән олимпиадаларында, хореография һәм вокаль конкурсларда,...

Бүген Россиядә Яшьләр көне билгеләп үтелә. Бу-киләчәк бәйрәме.


Бүгенге мәктәп укучылары, студентлар, яшь укытучылар, эшчеләр, табиблар, эшмәкәрләр киләчәктә район язмышы өчен җаваплылыкны үз өсләренә алачаклар,-диелә район башлыгы Камил Гилманов котлавында.- Аксубай районы яшьләренең акыллы эшләре, үҗәтлеге, җиңүгә омтылышлары төрле бәйгеләрдә, республика дәрәҗәсендә үткәрелгән төрле фән олимпиадаларында, хореография һәм вокаль конкурсларда, спорт ярышларында күптапкыр исбатланды инде. Сезнең энергиягез, куйган максатларга ирешү сәләтегез алга таба, һичшиксез, тиешле юнәлеш алачак. Яшьлек-ул һәр кеше тормышында гүзәл чор булу өстенә күңелнең җилкенгән чагы да. Бу - ачышларга, эзләнүләргә омтылу, хыялларны тормышка ашыру мәле дә. Авырлыклардан курыкмагыз, намуслы һәм гадел булыгыз. Алга таба юл алыгыз, һәр эшегездә уңышлар юлдаш булсын. Без сезгә ышанабыз һәм зур өметләр баглыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев