Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Яшьлек еллары әле дә булса төшенә керә

Бәрия Срурова үткән гомер юлын искә алып сөйләгәндә, аның күзләренә яшьләр тула. - Сугыш күрмәгән кешеләр - иң бәхетлеләр, - ди Иске Ибрай авылыннан туксан яшьлек тыл хезмәтчәне. Тормыш юлын чагыштырырлыгы бар аның. Өч сыйныф белем алган, яшьлек елларында сугыш әчесен татырга һәм авыр хезмәттә бил бөгәргә туры килгән. -...

Бәрия Срурова үткән гомер юлын искә алып сөйләгәндә, аның күзләренә яшьләр тула.



- Сугыш күрмәгән кешеләр - иң бәхетлеләр, - ди Иске Ибрай авылыннан туксан яшьлек тыл хезмәтчәне. Тормыш юлын чагыштырырлыгы бар аның. Өч сыйныф белем алган, яшьлек елларында сугыш әчесен татырга һәм авыр хезмәттә бил бөгәргә туры килгән.


- Минем яклар кешем булмады, әти-әнием өлкән яшьтә иде, абыйларымны сугышка алдылар, өйдә абыйның бәләкәй оланнары гына иде. Килен өйдә калсын өчен мине аның урынына торф чыгарырга җибәрделәр, - дип искә ала Бәрия Зарип кызы. Әмма аның артыннан ук киленнәре дә китә.


Бәрия башта Казаннан ерак түгел, аннары Горький шәһәрендә торф чыгаруда эшли. Торф чыгаручылар, сазлык озак еллар аның тешләренә кереп йөдәтә.


Өенә өч елдан соң гына кайта, кияүгә чыга, тормыш юлдашы Зариф белән ун балага гомер бирәләр. Тормышның ачысын-төчесен күп күрергә туры килсә дә, бер-берен аңлап, матур гомер кичерәләр алар. Ире генә якты дөньядан иртә китә, әмма Бәрия Зариповнаның ышанычлы тылы - уллары һәм кызлары кала. Алар бүгенге көндә инвалид коляскасына береккән әниләре алдындагы бурычны үтәр өчен, аның янына чиратлап кайтып йөриләр.


Тыл хезмәтчәнен туксан яше белән район башлыгы урынбасары Юныс Хәмидуллин, Иске Ибрай авыл җирлеге башлыгы Хамзә Әхмәтсафин, социаль яклау идарәсе җитәкчесе Наил Вәлиуллин, "ТАТМЕДИА" АҖ филиалы мөхәррире Айдар Моратшин кайнар котладылар. Президенттан Рәхмәт хатына, бүләкләргә, чәчәк бәйләменә Бәрия Зарип кызы үзенең озак еллар туган колхозында куйган фидакарь хезмәте, ун баласына, җиде оныгына һәм егерме оныкчыгына җитәрлек күңел җылысы һәм назы белән лаек. Юбиляр әби бүгенге көндә якыннарының игътибар һәм кайгыртуында яшәвенә сөенеп туя алмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев