Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Яшь юл хәрәкәте инспекторлары финалга чыкты

Районда районның Дәүләт автомобиль инспекциясе, мәктәптән тыш эшләр үзәге һәм юл хәрәкәте иминлеге программаларын финанслау Дирекциясе оештырган яшь юл хәрәкәте инспекторларының "Имин тәгәрмәч" бәйгесе үтте. ЦВР директоры Николай Еграшкин ярышларны ачып, алар юлларда юл-транспорт имгәнүләре һәм юлларда иминлекне профилактикалау максатларында һәр елны оештырыла, дип ассызыклап үтте. -Сезнең ярдәм белән без,...

Районда районның Дәүләт автомобиль инспекциясе, мәктәптән тыш эшләр үзәге һәм юл хәрәкәте иминлеге программаларын финанслау Дирекциясе оештырган яшь юл хәрәкәте инспекторларының "Имин тәгәрмәч" бәйгесе үтте.


ЦВР директоры Николай Еграшкин ярышларны ачып, алар юлларда юл-транспорт имгәнүләре һәм юлларда иминлекне профилактикалау максатларында һәр елны оештырыла, дип ассызыклап үтте.

-Сезнең ярдәм белән без, һәр конкурс-ул көч сынашу гына түгел, дип ышанычлы әйтә алабыз. Бу, барыннан да элек, юлларда сезнең иминлекне тәэмин итү, - дип билгеләп үтте районның баш дәүләт автоинспекторы Нияз Гималетдинов.
Дәүләт автоинспекциясе территориясендәге автошәһәрчектә районның 22 мәктәбеннән килгән укучылар юл хәрәкәте кагыйдәләрен, тормыш эшчәнлеге иминлеге нигезләрен белү, велосипедта йөрү буенча көч сынаштылар. Иске Ильдеряк укучыларының алдынгылыкны тотуы беренче этаптан ук күренеп торды (алар озак еллардан бирле районда юидлылар хәрәкәте лидерлары булып торалар). Аларның ярышларга хәзерләнеп кенә калмыйча, әлеге тормыш белән яшәүләре күренеп тора иде. Бу көндәшләр өчен дә, жюри өчен дә ачык булды. Искеильдеряклылар беренче урынны алдылар һәм бу көннәрдә республика бәйгесендә район данын яклыйлар. Икенче урында-Кәкре Күл, өченче урында Яңа Ибрай мәктәпләре.

Бу көнне конкурста катнашкан бер генә укучы да бүләксез калмады. Конкурсны оештыручылар җиңүчеләр һәм катнашучыларга бүләкләр өләшүдә бик юмарт булдылар. Аларга азык-төлек пакетлары, конкурс символикасы төшерелгән календарьлар, магнитлар, флешкарталар, самокатлар, велосипедлар, каскалар, юидлылар өчен җыелмалар, телевизор һәм принтер бирделәр.

Шулай итеп, автомобильгә сыйдырыр өчен ярдәм чакырырга туры килде. Ә инде иң күп призларны искеильдеряклылар алып киттеләр - команда буенча 1 нче урыннан тыш, ярышта катнашучы һәркем шәхси зачетта аерылып торды.

- Безнең районда яшь инспекторлар хәрәкәте эше тиешле дәрәҗәгә куелган, - дип билгеләп үтте (имин юл хәрәкәте программасын финанслау Дирекциясенең Нурлат филиалы начальнигы Гөлфия Гималетдинова. - Бу дәрәҗә ел саен арта бара, ә аның белән бергә юлларда үз-үзеңне тота белү культурасы да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев