Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Яшь парламентчыларга юл

Аксубайда муниципаль яшьләр парламенты эшли башлады. Парламент әгъзаларының беренче конференциясе булды да инде, анда аның советын һәм рәисен сайладылар. Шулай итеп, Аксубай районының муниципаль яшьләр парламенты рәисе итеп Анна Борисова билгеләнде. Анна Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм академиясен тәмамлаган. 2011 елдан "Яшьлек" спорт комплексында физик культура инструкторы булып...

Аксубайда муниципаль яшьләр парламенты эшли башлады.

Парламент әгъзаларының беренче конференциясе булды да инде, анда аның советын һәм рәисен сайладылар. Шулай итеп, Аксубай районының муниципаль яшьләр парламенты рәисе итеп Анна Борисова билгеләнде.
Анна Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм академиясен тәмамлаган. 2011 елдан "Яшьлек" спорт комплексында физик культура инструкторы булып эшли. Аңа 24 яшь, кияүдә түгел.
Парламент составында - форпост, Яшь Гвардия иҗтимагый оешмалары, Балалар оешмасы Советы, Мәктәп Думасы һәм "Ориент" эзләнү клубы активистлары.
"Президент белән бергә"
Шул көннәрдә Анна Борисова, ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр палатасы әгъзасы буларак, "Без булдырабыз! Без бергә! Мы можем! Мы вместе!" форумында катнашты. Татарстан яшьләр оешмалары инициативасы "Президент белән бергә" гомумреспублика хәрәкәтенә кадәр күтәрелде. Аның төп максаты - татарстанлыларны бергә берләштереп, президент программаларын һәм инициативасын хуплауда конкрет эшләрне гамәлгә ашыру.
-"Президент белән бергә" иҗтимагый хәрәкәтен оештыру инициативасы үзе яшәгән республиканы үстерүгә өлеш кертергә теләүчеләрне бергә берләштерү, - дип хәрәкәтнең мөһимлегенә басым ясады "Сәләт" фонды директоры Тимур Сөләйманов.
-Яшьләрне республиканың чәчәк атуына актив җәлеп итү - безнең форумның төп темасы, - дип хис-тойгылары белән уртаклашты Анна Борисова. - Монда яшьләргә өстенлек бирелүе күз алдында.
Форум кысаларында өч секция эшләде.
-Мин "Стратегия - 2030" секциясе эшендә катнаштым, - дип дәвам итте Анна Николаевна, - монда татарстанлыларның стратегияне, шулай ук башка президент программаларын, проектларын һәм инициативаларын тормышка ашыруда иҗтимагый катнашуы буенча тәкъдимнәр каралды. Гомумән, безнең хәрәкәтнең "Президент белән бергә" девизы - ул безнең һәрберебезне, вакыт үтү белән, республика казанышларында минем дә шәхси өлешем бар, мин моның белән горурланам, дип әйтерлек эшләр башкарырга чакыра.
Яшьләр парламентынын эш планы
"Георгий тасмасы", "Җиңү канәфере" патриотик акцияләре, Россия көненә, Яшьләр көненә, ТАССРның 95 еллыгына бәйрәм чаралары, 22 июнь көнне митинг оештыру планлаштырыла. Парламент активы мөһим эшләр башкарырга әзер.
-Без территорияләрне яшелләндерү, парк һәм скверларны төзекләндерү буенча оештырылган барлык шимбә өмәләрендә һәм чараларда катнашачакбыз, - дип ышандырды рәис Анна Борисова. -Яшьләр - безнең районның иң актив өлеше. Хакимияттән ярдәм булганда, без изге эшләр башкарырга һәрвакыт әзер. 9 майга карата да без акцияләр планлаштырдык. Болар "Кыр кухнясы", "Җиңү җырлары" һ.б.
-Сез безнең районның киләчәге, - дип ассызыклады конференциядә катнашкан район башлыгы аппараты җитәкчесе Рөстәм Моратшин. - Сез - тулы хокуклы яшьләр органы. Бурычлар һәм максатларны тормышка ашыру нәкъ менә сезгә йөкләнгән.
-Яшьләр Парламенты - ул яшьләргә җәмәгать эшчәнлегендә һәм законнар чыгару процессында катнашып, үзләренең потенциалларын гамәлгә ашыру мөмкинлеге биргән хәрәкәт, - дип аңлатты яшьләр эшләре һәм спорт буенча бүлек җитәкчесе Станислав Зайцев. - Ул иҗтимагый башлангычларда катнашачак. Барыгызга да районда иң оешкан һәм тату команда булу өчен бердәмлек телим.
Форум турында тулырак "Атна вакыйгалары"нда укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев