Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Яшә, чишмә!

Аксубай районында тагын бер чишмә төзекләндерелде. Такталы авылы артында челтерәп аккан Яндуа чишмәсен ачу тантанасына авыл халкы, тирә-як авыл кешеләре генә түгел, ә инде яшьләр, укучылар һәм районнан кунаклар килгән иде. Авылның өлкән яшьтәге кешеләре моңа куанып туя алмадылар. Алар тантана башлануга ук тау итәгенә төшеп салкын чишмә суыннан авыз...

Аксубай районында тагын бер чишмә төзекләндерелде.


Такталы авылы артында челтерәп аккан Яндуа чишмәсен ачу тантанасына авыл халкы, тирә-як авыл кешеләре генә түгел, ә инде яшьләр, укучылар һәм районнан кунаклар килгән иде.
Авылның өлкән яшьтәге кешеләре моңа куанып туя алмадылар. Алар тантана башлануга ук тау итәгенә төшеп салкын чишмә суыннан авыз иттеләр.
-Безнең тирә-якта чишмәләр аз түгел,-дип сөйли авыл аксакалы Хәлим Әхмәтҗанов. -Аларның һәрберсенең үз исеме бар, ә менә бусы, төзекләндерелгәне-беренчесе. Чишмәгә исем менә шуннан агып баручы Яндуа елгасыннан алынды.
-Сугышка кадәр үк без монда суга йөри идек,-дип уртаклаша хәтирәләре белән 82 яшьлек Гариф Мәгыйзов. - Бу чишмәнең суы аеруча да тәмле, аңардан халык һәрвакыт су алды. Өлкән яшьтәге авыл ветераннарына баскыч буйлап тау астына төшү авыр булса да, аларның һәрберсе тәмле судан авыз итте.
Чишмәне ачып, район башлыгы Камил Гилманов һәм аның урынбасары Юныс Хәмидуллин, чишмә - ул яшәеш чыганагы,- дип билгеләп үттеләр. Соңгы вакытта бу авылда матур үзгәрешләр күп булды-клубка, мәчеткә ремонт ясалды.
Ә чишмә үзе - бу авыл халкы һәм иганәчеләрнең казанышы. Камил Гилманов авыл аксакалы-ветераннар советы рәисе Хәлим Әхмәтҗановка чишмәне төзекләндерү эшенә җитәкчелек иткәне өчен район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды. Чишмәне төзекләндерүгә үзләреннән өлеш керткән һәркемнең хезмәтен бәяләп, Иске Татар Адәмсуы авыл җирлеге башлыгы Энҗе Хөснуллина Яндуа чишмәсенә яңа сулыш өрүдә ярдәм иткән кешеләргә рәхмәтен белдерде һәм Гомәр, Әсхатъ Нигъмәтуллиннарга, Хәлим Әхмәтҗановка, бертуган Җәмил һәм Гамир Камалетдиновларга, Радик Галимовка, Госман Гиниятуллинга, аталы-уллы Хәлил һәм Тәлгать Әхсәновларга, Илнар Сафиуллинга, Мөнир Галиуллинга, Зөфәр Гәрәевка, Фәнил Мәгыйзовка, Әхсән Гыйматовка Рәхмәт хатлары тапшырды.
Чишмәне ачу хөрмәтенә авыл картлары җыелышып намаз укыдылар.
Аннан соң тәм-томнан сыгылып торган өстәл артында чишмә суыннан кайнатылган чәй эчтеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев