Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Яртыеллыкка йомгак ясалды

Үткән пәнҗешәмбе көнне Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлеге 2012 елның алты аена оператив-хезмәт эшчәнлегенә йомгак ясады. Йомгаклау киңәшмәсендә Аксубай муниципаль районы башлыгы урынбасары Ю.Г. Хәмидуллин катнашты. Бүлек начальнигы Сәлихҗан Сафин җыелучыларны оператив-хезмәт эшчәнлеге нәтиҗәләре белән таныштырды. Оператив эш буенча полиция начальнигы урынбасары Р.Сруров үз чыгышында оператив эш турында сөйләде....

Үткән пәнҗешәмбе көнне Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлеге 2012 елның алты аена оператив-хезмәт эшчәнлегенә йомгак ясады.


Йомгаклау киңәшмәсендә Аксубай муниципаль районы башлыгы урынбасары Ю.Г. Хәмидуллин катнашты.
Бүлек начальнигы Сәлихҗан Сафин җыелучыларны оператив-хезмәт эшчәнлеге нәтиҗәләре белән таныштырды. Оператив эш буенча полиция начальнигы урынбасары Р.Сруров үз чыгышында оператив эш турында сөйләде. Полиция начальнигы урынбасары В.Семенов үз чыгышын участок уполномоченныйлары эшенә юнәлтте. Киңәшмә эшендә катнашкан район прокуроры И.Хәйруллин гражданнардан кергән гаризаларны һәм белдерүләрне исәпкә алуга, ә безнең район кураторы- ТР буенча Мәгълүматлар Үзәге начальнигы урынбасары К.Лучкин хезмәткәрләрнең закон таләпләрен үтәүләренә һәм хезмәт дисциплинасына игътибарын юнәлтте. Константин Лучкин Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлеге эше, алдагы чор белән чагыштырганда, яхшырды, дип билгеләп үтте. Әмма элек хөкем ителгән затлар тарафыннан җинаять кылуларны профилактикалау максатларында административ күзәтчелекне билгеләү буенча эшне дәвам итәргә кирәк. Тулаем алганда бүлек эше канәгатьләнерлек дип табылды һәм 2012 елның икенче яртыеллыгына бурычлар билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев