Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Ярты гасыр – фермада

"Сөт иле Аксу" агрофирмасының Трудолюбово бүлеге сөтчелек комплексы коллективында гомерләрен терлекчелеккә багышлаган кешеләр дә бар. Мәсәлән, Мәрбия Нургалиева фермада иң өлкән хезмәткәр. Ул ун елдан артык лаеклы ялда булуына карамастан, кайчандыр сайлап алган һөнәренә әле дә тугры булып кала. Мәрбия апа сигезенче сыйныфны тәмамлагач фермага эшкә килә. Алтмышынчы елларда электр...

"Сөт иле Аксу" агрофирмасының Трудолюбово бүлеге сөтчелек комплексы коллективында гомерләрен терлекчелеккә багышлаган кешеләр дә бар.



Мәсәлән, Мәрбия Нургалиева фермада иң өлкән хезмәткәр. Ул ун елдан артык лаеклы ялда булуына карамастан, кайчандыр сайлап алган һөнәренә әле дә тугры булып кала. Мәрбия апа сигезенче сыйныфны тәмамлагач фермага эшкә килә. Алтмышынчы елларда электр уты булмаганлыктан, керосин лампалары эленеп торган, фермадагы барлык эшләр дә кул белән башкарылган.


-Ул елларда, ничек эшләгәннәрне искә алып хәйран калам, - дип сөйли Мәрбия Кәрим кызы. - Авыр чиләкләр күтәреп йөрүдән, тиресне кул белән чыгарудан бик тә арый идек. Көч-хәл белән өйгә кайтып җитә идек. Аллага шөкер, хәзер терлекчеләр үтә дә әйбәт шартларда эшлиләр. Корпусларда чиста, якты, аппарат белән савалар, тиресне транспортер чыгара. Чиләкләп су ташыйсы юк, рәхәтләнеп эшлә дә, эшлә генә!


Мәрбия апа Трудолюбовога эшкә Нургали авылыннан килеп йөргән. Елның теләсә кайсы фасылында, һава торышының нинди булуына карамастан бит әле. Менә шулай, эшләп, авыл араларын урап үтә аның гомер еллары. Сыер савучы Мәрбия Кәрим кызының үз гаиләсе, хуҗалыгы да була. Уңган хуҗабикә өен дә тәртиптә тота, эшендә дә бар нәрсәгә өлгерә. Савым буенча яхшы күрсәткечләргә ирешкәне өчен хуҗалык җитәкчелеге мактап телгә ала һәм һәрдаим бүләкли. Ул егерме елдан артык үзәк биләмәдә яши. Кызы гаиләсе белән Карасуда яши һәм әнисе янына еш килеп йөри, оныклары да әбиләрен онытмыйлар.


Терлекчелек тармагында илле елдан артык эшләвенә карамастан, Мәрбия Кәрим кызы бүген дә "сафта" әле. Ул бозаулар карый, ә алар аның төркемендә 48 баш.


-Мәрбия апа иң яхшы хезмәткәрләребезнең берсе, - дип сөйли бозау караучы турында Трудолюбово бүлеге җитәкчесе Рәдиф Канәфин. - Тәҗрибәле терлекче яшьләр өчен үрнәк булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев