Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Ярминкәдән – миллионлык табыш белән

Иртәдән үк Казанның сәүдә мәйданына автомашиналар килеп туктады, беренче сатып алучылар да күренде. Республика башкаласы халкы ашамлыкларны күпләп әзерләргә хирыс. Алар өстәлгә сыйфатлы, экологик чиста ризык куярга яраталар. Ярминкәләрне оештыручылар (соңгы елларда аларны үткәрү күркәм гадәткә керде) халыкны товарны авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләрдән сатып алырга өйрәттеләр. Ярминкәләрдә сыйфатлы яшелчәләр генә...

Иртәдән үк Казанның сәүдә мәйданына автомашиналар килеп туктады, беренче сатып алучылар да күренде.

Республика башкаласы халкы ашамлыкларны күпләп әзерләргә хирыс. Алар өстәлгә сыйфатлы, экологик чиста ризык куярга яраталар. Ярминкәләрне оештыручылар (соңгы елларда аларны үткәрү күркәм гадәткә керде) халыкны товарны авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләрдән сатып алырга өйрәттеләр. Ярминкәләрдә сыйфатлы яшелчәләр генә сатыла, чөнки алар авыл хуҗалыгы предприятиесе кырларында, җирле халык бакчаларында үстерелә. Безнең район экологик яктан чиста санала, шуңа да бездә үстерелгән продукция сәламәтлек өчен файдалы. Азык-төлекне ярминкәдә сатып алуның төп өстенлеге - бәяләр. Алар кибетләр, супермаркетлар, сәүдә үзәкләре тәкъдим иткәннән күпкә түбәнрәк.
Күпчелек шәһәр халкы безнең район продукциясен даими сатып алучыга әверелде.
Сәүдә итүчеләрнең һәм сатып алучыларның кәефен безнең артистлар да күтәрде. Рус, татар, чуаш җырлары шәһәр халкы күңеленә хуш килде.
- Аксубай районының ярминкә мәйданында сәүдә итү югары дәрәҗәдә оештырылган иде, - дип билгеләп үтте башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Рәис Галиев. - Аңарда катнашучы һәркем сәүдә итүгә җаваплы якын килеп әзерләнгән.
Бәйрәм ярминкәсендә районның барлык авыл җирлекләре катнашты. Аларның сәүдә нокталары оригиналь, матур бизәлеш белән аерылып торды. Алар янында тукталган кеше товар сатып алмыйча китмәде. Яхшы сыйфатлы бәрәңге, суган, кәбестә, кишер, кызыл чөгендер күз ачып йомганчы сатылып бетте. Казанлыларны бакча "патшасы" - кабак аеруча кызыксындырды. Әлеге культура бер тоннадан артык сатылды.
6 ноябрьдә Казан ярминкәсендә Аксубай авыл хуҗалыгы предприятиеләре бер миллион сумнан артыкка продукция саттылар.
Башкала халкы авыл сөтенә өстенлек бирде. "Сөт иле Аксу" ҖЧҖ нәкъ менә шундый товар тәкъдим итте. Бер тонналы сыешлык тиз арада бушады. "Сөлчә" ҖЧҖ дә сөт белән сәүдә итте.
"Аксубай" АФ" төрле төрдәге сөт продукциясе тәкъдим итте һәм казанлылар аны яратып та өлгерделәр. Моңардан тыш, әлеге предприятие сатуга бөртек һәм яшелчә алып килгән иде. Аксубай универсаль технологияләр техникумы тәкъдим иткән товар ассортименты да бай булды. Техникум директоры Фәрхат Аюпов сәүдә процессын үзе контрольдә тотты. "Производство предприятиесе" ҖЧҖ 40 төрдән артык икмәк-булка әйберләре тәкъдим итте. Шәһәр халкы, Аксубай икмәге белән бергә, пирог, булкалар, печенье һ.б. сатып алды.
Ит продукциясе сату белән шөгыльләнүче район үзәге эшмәкәрләре Александр Крайнов, Маргарита Ефимова, ирле-хатынлы Айзатуллиннар, Людмила Куштукова уңышлы сәүдә итүгә үзләреннән зур өлеш керттеләр.
Бу көнне аксубайлыларның сәүдә мәйданын, район башлыгы Камил Гилманов белән бергә, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов та карап үтте. Президент Аксубай авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләренең сәүдәне югары дәрәҗәдә оештыруларына югары бәя бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев