Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Ярминкә уңышлы үтте

Якшәмбе көнне Аксубайда авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтте. Анда авыл хуҗалыгы предприятиеләре, мәктәпләр һәм фермерлар катнашты. Аксубайлыларга традицион продукция: яшелчәләр һәм бәрәңге, сөт һәм сөт продуктлары, бодай һәм арпа, бал, гөмбә, җиләк-җимеш тәкъдим ителде. Узган ел белән чагыштырганда быелгы ярминкә бик уңышлы үтте. Авыл хуҗалыгы продукциясенең утыздан артык машинадан сатылуы да...

Якшәмбе көнне Аксубайда авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтте.


Анда авыл хуҗалыгы предприятиеләре, мәктәпләр һәм фермерлар катнашты. Аксубайлыларга традицион продукция: яшелчәләр һәм бәрәңге, сөт һәм сөт продуктлары, бодай һәм арпа, бал, гөмбә, җиләк-җимеш тәкъдим ителде.
Узган ел белән чагыштырганда быелгы ярминкә бик уңышлы үтте. Авыл хуҗалыгы продукциясенең утыздан артык машинадан сатылуы да моңа дәлил булып тора. Бу көнне 30 тоннадан артык бөртек сатылган. Икенче икмәк булган бәрәңгегә дә сорау зур булды.

Мәдәният йорты каршындагы мәйданда сату итүдән тыш, авыл хуҗалыгы предприятиеләре бөртек сатып алучыларга аны өйләренә кадәр дә китереп бирергә тәкъдим иттеләр.

-Белем бирү оешмалары арасында Яңа Аксубай мәктәбе аерылып торды, - диде район мәгариф бүлеге башлыгы урынбасары Гөлнур Идиятова. - Беренчедән , ул ярминкәдә катнашучы бердәнбер башлангыч мәктәп, икенчедән, продукциянең иң зур ассортименты аларда.

Иҗади мәйданчыкта безнең яраткан артистларыбыз чыгыш ясады. Үзешчән сәнгать коллективлары да үзләренең дәртле җырлары белән район халкының кәефен күтәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев