Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Ярдәмне – турыдан-туры

Пособиеләр түләүдә күзәтелгән үзгәрешләр белән бухгалтерларны һәм эш бирүчеләрне таныштыру максатыннан Чистайдан белгечләр килде. Социаль иминиятләштерү Фонды төбәк бүлегенең 12 нче санлы Дәүләт учреждениесе филиалы директоры Рамил Ярмушев, иминиятләштерү кертемнәре белән идарә итү бүлеге җитәкчесе Гүзәлия Тайбинская һәм аның урынбасары Людмила Сидорова һәр үзгәрешкә аерым тукталдылар. Татарстанда эш бирүченең дә,...

Пособиеләр түләүдә күзәтелгән үзгәрешләр белән бухгалтерларны һәм эш бирүчеләрне таныштыру максатыннан Чистайдан белгечләр килде.

Социаль иминиятләштерү Фонды төбәк бүлегенең 12 нче санлы Дәүләт учреждениесе филиалы директоры Рамил Ярмушев, иминиятләштерү кертемнәре белән идарә итү бүлеге җитәкчесе Гүзәлия Тайбинская һәм аның урынбасары Людмила Сидорова һәр үзгәрешкә аерым тукталдылар.
Татарстанда эш бирүченең дә, хезмәткәрнең дә ихтияҗын күз уңында тоткан "Турыдан-туры түләүләр" проекты гамәлгә керә. 1 июльдән эш бирүчеләр түгел, ә Социаль иминиятләштерү Фондының төбәк бүлеге филиаллары пособиеләр күләмен билгеләп, аларны хезмәткәрнең турыдан-туры шәхси счетына яисә почта аша күчерәчәк.
Пособиеләрне түләү схемасы тулысынча үзгәрәчәк: вакытлыча эшкә яраксыз (авыру сәбәпле), йөклелек яисә бала тудыру чоры, йөклелекнең иртә срогында исәпкә басу, бала тудыру, бала тәрбияләү буенча ял һәм производствода зыян күргән кешегә өстәмә ял бирелү.
"Турыдан-туры түләүләр" проектының өстенлекләре турында Социаль иминиятләштерү Фонды вәкиле Рамил Ярмушев сөйләде. - Пособиеләрне турыдан-туры түләү механизмын кертү эш бирүчегә әйләнештәге акчаны отышлырак итү мөмкинлеге бирә, хисап тоту эшен җиңеләйтә. Хезмәткәргә кагылышлы уңай яклар - пособиеләр түләү вакыты хезмәт хакы бирелү вакытына да, эш белән тәэмин итүченең финанс торышына да бәйле булмаячак, моннан тыш фонд пособиеләрнең дөрес исәпләнүен гарантияли.
- Пособиеләр күләме һәм аларны билгеләү тәртибе үзгәрешсез кала, - дип ассызыклады Гүзәлия Тайбинская. - Бары тик эш бирүче һәм иминиятләштерелгән хезмәткәр белән аралашу тәртибе генә үзгәрә. Хезмәткәр эш бирүчегә элеккеге кебек пособие алырга хокукы барлыгын дәлилләгән документлар алып килергә тиеш була. Эш бирүче шул документлар нигезендә реестрларны тутырып, Фондның төбәк бүлеге филиалына җибәрә.
Иминиятләштерүче документларны китерү, пособиегә йогынты ясаучы мәгълүматларның төгәллеге яки аларны яшергән, иминият кертемнәрен түләмәгән өчен җаваплы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев