Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Ярдәм итәргә кирәк

Мюд авыл җирлеге базасында балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең күчмә утырышы үтте. Утырыш эшендә район комиссиясе, сәламәтлек саклау, мәдәният бүлеге әгъзалары, шулай ук Иске Мокшино урта мәктәбе, мәдәният учаклары, ветераннар оешмасы вәкилләре катнашты. Утырышның нәкъ менә әлеге авыл җирлеге территориясендә узуы очраклы түгел. Соңгы елларда монда...

Мюд авыл җирлеге базасында балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең күчмә утырышы үтте.


Утырыш эшендә район комиссиясе, сәламәтлек саклау, мәдәният бүлеге әгъзалары, шулай ук Иске Мокшино урта мәктәбе, мәдәният учаклары, ветераннар оешмасы вәкилләре катнашты. Утырышның нәкъ менә әлеге авыл җирлеге территориясендә узуы очраклы түгел. Соңгы елларда монда балигъ булмаганнар арасында хокук бозулар санының артуы күзәтелә. Балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия рәисе, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров ассызыклап үткәнчә, күчмә утырышның төп бурычы - муниципаль берәмлек территориясендәге хәлне төзәтү юлларын табу, авыл структураларына уңышсыз гаиләләр белән эшләүдә методик ярдәм күрсәтү.

Төп проблемаларның берсе - җирлек территориясендә ялган аракы сату. Күп тапкыр кисәтүләргә, штраф салуларга карамастан, көмешкә куучылар әлеге кәсепне туктатырга уйламыйлар. Көмешкә сатудан кергән табыш, аларга салынган штрафларын җиңел генә түләп, сәрхүш авыл кешеләре сәламәтлеге хисабына баю мөмкинлеге бирә. Моңардан беренче чиратта балалар, гаиләләр җәфа чигә. Мюд авыл җирлеге башлыгы Татьяна Зюзина утырышта катнашучыларга уңышсыз гаиләләр белән профилактик эш алып бару турында сөйләде. Соңгы өч елда алты гаилә профилактик исәптән төшерелгән. Аларның бер өлеше яшәү урынын алмаштырган, бер өлеше туры юлга баскан. Бүгенге көндә ведомстволарда исәптә бер гаилә тора. Җирле хакимият вәкиле, исәптән төшерелгән гаиләләр бүген дә авыл җирлеге күзәтүендә, дип ышандырды.

Ялган аракы сату темасын ОВДның балигъ булмаганнар эше буенча өлкән инспекторы Игорь Белов дәвам итте.
- Авыл кешеләренә көмешкә сатуны туктатуда тиешле структуралар һәм җәмәгатьчелек үз ролен уйнарга тиеш, - дип билгеләп үтте ул.
Утырышта законсыз спиртлы эчемлекләр сату турында дәүләт алкоголь инспекциясенә рәсми хат белән мөрәҗәгать итәргә дигән карар кабул ителде.

Иске Мокшино урта мәктәбенең балалар белән нинди тәрбияви эш алып баруы турында мәктәп директоры урынбасары Татьяна Бикулова сөйләде. Укучылар класстан тыш чараларга, түгәрәкләргә һәм секцияләргә җәлеп ителгән. Шуның өстенә алар укуда да сынатмыйлар, район, республика ярышларында уңышларга ирешәләр. Уңышсыз гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар мәктәп директоры Раил Шәрәфетдинов һәм физкультура укытучысы Рәис Бикуловның игътибар үзәгендә. Белем бирү учреждениесе җитәкчесе ПДНда исәптә торган яшүсмернең иҗтимагый тәрбиячесе дә булып тора. Татьяна Бикулова әлеге моментка тукталып, әлеге укучы белән шәхси профилактик эш алып бару үз нәтиҗәләрен бирә, дип билгеләп үтте. Ул үзен яхшы тота, өйдә әнисенә ярдәм итә, аңа карата шикаять юк. Ялган аракы сату мәсьәләсе авылның ветераннар советын да борчуга сала. Бу турыда аның җитәкчесе Леонид Лимонов ачынып сөйләде. Өлкән буын кешеләрен берләштергән иҗтимагый оешма, җирле мәктәп белән тыгыз элемтәдә эшли. Ветераннар педагогларга укучыларга патриотик тәрбия бирүдә булышалар. Алар төрле чараларда катнашалар, яшь буынга авыл тарихы, аның кешеләре турында сөйлиләр.

Күчмә утырышта балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиядә исәптә торган кайбер ата-аналарга карата теркәлгән материаллар да тикшерелде. Һәр гаилә тарихы үзенчә. Социаль хезмәт вәкилләре, атап әйткәндә, эчкечелектән дәвалау, эшкә урнаштыру һәм кайбер башка проблемаларга бәйле ярдәм кулы сузарга тәкъдим иттеләр. Ә алга таба тормышларының нинди юнәлеш алачагы аларның үзләреннән торачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев