Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Яратамы, яратмыймы, әйтегезче, ромашкалар

Район мәдәният йортында Гаилә һм тугрылык көненә багышланган бик күңелле чара үтте. Кайбер бәйрәмнәр онытылмаслык булып күңелгә уелып кала, бу да шундыйлардан иде. Гаилә-мәхәббәт һәм тугырылыкка корылган изге дөнья. Һәр гаилә тарихы һәм еллар дәвамында сакланып килгән традицияләре белән үзенчәлекле. Бер-берләрен яратып, аңлап тату яшәүче гаиләләрдә балалар да, оныклар да...

Район мәдәният йортында Гаилә һм тугрылык көненә багышланган бик күңелле чара үтте.


Кайбер бәйрәмнәр онытылмаслык булып күңелгә уелып кала, бу да шундыйлардан иде.
Гаилә-мәхәббәт һәм тугырылыкка корылган изге дөнья. Һәр гаилә тарихы һәм еллар дәвамында сакланып килгән традицияләре белән үзенчәлекле. Бер-берләрен яратып, аңлап тату яшәүче гаиләләрдә балалар да, оныклар да тормышта дөрес юл сайлыйлар, үзләре теләгән үрләргә ирешәләр. Районыбызда андый гаиләләр шактый. Бәйрәмгә гаилә юбилейларын билгеләп үтүче матур парлар чакырылган иде.

Тантананы ачып, район башлыгы Камил Гилманов барысын да Гаилә һәм тугырылык көне белән тәбрик итте.
-Мәхәббәт һәм тугрылык булган җирдә һәркемгә уңыш елмая, -диде район башлыгы.
Алкышлар астында сәхнә түренә бергә 60 ел һәм аннан да күбрәк гомер итүче парлар - Хәдичә һәм Сабир Гатауллиннар, Нина һәм Сергей Елисеевлар, Хәтимә һәм Вәлиҗан Нигъмәтуллиннар, Мәүлия һәм Рифкать Ризвановлар чыкты. Алып баручы Ирина Сәләхова алардан озак еллар буе гаилә учагын кадерләп саклау серләрен сорашты. Җавап бик гади-бер-береңне аңлау кирәк.
ЗАГС бүлеге башлыгы Елена Еграшкина юбилярларны котлап, истәлекле бүләкләр тапшырды.

Гаилә һәм тугрылык көнендә күптән түгел генә икенче бала тапкан яшь әниләр дә тәбрикләүләр кабул итте. Пенсия фонды идарәсе башлыгы Владимир Тимофеев район башлыгы Камил Гилманов белән бергә Гөлгенә Сабитова, Ләйсән Җамалиева, Гөлфия Гинатуллинага Ана капиталы сертификатлары тапшырды. Бәйрәм сәхнәсенә 55,50,45,40 ел бергә гомер иткән парлар күтәрелде, аларга әлеге бәйрәмнең символы булган ромашка чәчәкләре бүләк ителде. Алар исә яшь чакларындагы сыман чәчәк таҗларын өзеп, ромашкалардан яратамы, яратмыймы дип сорадылар. Соңыннан барысы да ишетерлек итеп "Ярата!" дип нәтиҗә ясадылар.

Алып баручының биргән сорауларына озак еллар бергә гомер кичергән парлар бик теләп җавап бирделәр. Яшь гаиләләргә киңәш итеп алар гаиләдә бер-береңә юл куя белергә кирәклеген ассызыкладылар. Бары тик бер-береңә хөрмәт, тугрылык һәм сабырлык кына ныклы гаилә корырга ярдәм итә.
Аксубай районы мөхтәсибе урынбасары Илнар хәзрәт Сафиуллин да гаиләләрне әлеге матур бәйрәм белән тәбрик итеп, үз нәсихәтләрен әйтте.

Үзенең котлавында Иоонт атакай гаиләләр нык һәм матур яшәсен өчен, бер-береңне хөрмәт итәргә кирәклеген, һәркемнең гаиләдә үз урыны булырга тиешлеген әйтте.
Сәхнәдә бәйгедә катнашучыларга карата бик күп матур сүзләр, дәртле көйләр яңгырады. Аксубай эстрадасының иң яхшы башкаручылары - Татьяна Григорьева, Фәнис Низамов, Елена Охотникова, шулай ук яшь йолдызлар - Светлана Башатова, Ольга Зубкова, Валентина Барсукова үзләренең яраткан җырларын бүләк иттеләр. Залдагы һәркем үзенең тормыш юлдашы горурланып һәм шатланып утырды.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев