Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Янгынны Глонасс ачыклаган

Глонасс системасы 12 мартта Яңа Аксубайдагы шәхси йортларның берсендә янгын чыгуны ачыклаган. Мәгълүмат бердәм диспетчырлык хезмәте пультына тапшырыла. Ә инде 9 минуттан соң янгын сүндерүчеләр фаҗига урынында булалар. Бу вакытта янгын телләре йорт түбәсен камап алган, ишегалды төзелешләренә үрмәләргә җыенган була. Янгынны сүндерүдә махсус машиналар гына түгел, Иске Тимошкино һәм...

Глонасс системасы 12 мартта Яңа Аксубайдагы шәхси йортларның берсендә янгын чыгуны ачыклаган. Мәгълүмат бердәм диспетчырлык хезмәте пультына тапшырыла.

Ә инде 9 минуттан соң янгын сүндерүчеләр фаҗига урынында булалар. Бу вакытта янгын телләре йорт түбәсен камап алган, ишегалды төзелешләренә үрмәләргә җыенган була. Янгынны сүндерүдә махсус машиналар гына түгел, Иске Тимошкино һәм Иске Ильдеряк авылларындагы ирекле янгын сагы хезмәткәрләре дә, җирле халык та катнаша. Янгын сүндерүчеләр "кызыл әтәч"не тиз туктатсалар да, йортны саклап калу мөмкин булмый. -Янгынны соңлап күреп алу, аның таралуына китерә. Янгын чыгуга йорт хуҗасының исерек килеш тәмәке тартуы сәбәп була, - дип аңлата районның янгын күзәтчелеге бүлеге башлыгы Рөстәм Гафиятов. Бүлмәдәге карават яна башлый һәм ялкын телләре өскә үрмәли. Бәхеткә, корбаннар юк. Ә бит күршеләре әйтүенчә, әлеге өйдә спиртлы эчемлекләр кулланырга яратучылар еш җыела торган булганнар.
Фото http:// http://news.nikcity.com/incidents/53214

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев