Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Янгын һәлак итә

1 ноябрь көнне шәһәр тибындагы Аксубай бистәсендә янгын булды, анда бер кешенең гомере өзелде. Сәгать алтынчы унтугыз минутта №102 нче ПЧ бердәм кизү диспетчер хезмәте частеның элемтә пунктына Мазилин урамы, 94 нче йорт адресы буенча элеккеге МСО территориясендәге склад биналарының берсендә урнашкан макулатура, шешә һәм полиэтилен кабул итү пункты бинасында...

1 ноябрь көнне шәһәр тибындагы Аксубай бистәсендә янгын булды, анда бер кешенең гомере өзелде.

Сәгать алтынчы унтугыз минутта №102 нче ПЧ бердәм кизү диспетчер хезмәте частеның элемтә пунктына Мазилин урамы, 94 нче йорт адресы буенча элеккеге МСО территориясендәге склад биналарының берсендә урнашкан макулатура, шешә һәм полиэтилен кабул итү пункты бинасында янгын чыгуы турында хәбәр килеп ирешә.
Алты минут эчендә янгын сүндерүчеләр әлеге урынга килеп җитәләр «ТР буенча ФПС ның 102 янгын часте» ГУ начальнигы урынбасары Руслан Ибляминов сүзләренә караганда, янгынны сүндерүдә өч янгын расчеты катнаша. Территория каравылчысы, янгын чыккан бинада бер кешенең булуы турында хәбәр итә. Янгын сүндерүчеләргә янгынга киртә кую өчен егерме минут вакыт кирәк була, әмма кеше гомерен саклап калу мөмкин булмый инде.
-Янгын чыгу сәбәбен шунда ук ачыклау мөмкин булды,-дип сөйли Руслан Ибляминов.-Кабул итү пункты бинасында көз җитү сәбәпле, күптән түгел генә, барлык янгын иминлеге кагыйдәләрен бозып, буржуйка миче урнаштырылган була. Янгын чыгуга нәкъ менә шул сәбәп була да инде.
Биредә Иске Савруштан килеп эшләүче ике ир-ат еш кына кунып калалар, спиртлы эчемлек кулланалар. Бу юлы да шулай була. Аларның берсе янгын телләрен күреп, бинадан йөгереп чыга. Иптәшенең җыелган чималны утильләштерү өчен пресслау алып барылган бинада булуын белеп ала һәм электр бирүне туктату өчен рубильникка баса. Әмма, сөрем газына тончыккан иптәше урамга чыга алмый. Янгын сүндерүчеләр янып үлгән ир-ат мәетен генә табалар. Ул 1969 елда туган Николаев Валерий Петрович булып чыга. Шулай итеп, янгында тагын бер кеше һәлак булды.
Статистика ничек кенә аянычлы булмасын, районда быел гына да 28 янгын булган, шуларның өчесе-исерек гражданнар гаебе белән килеп чыккан, анда бер кеше һәлак булган. Әмма бу мондый тормыш рәвеше алып барган кешеләр өчен сабак була алмый. Безне балачактан, шырпы - ул балалар уенчыгы түгел, ут белән сак булыгыз дип өйрәтсәләр дә... Факт факт булып кала-алкоголь аңны томалый, реакцияне туктата. Гражданнар яшел еланның ни дәрәҗәдә мәкерле булуын ахырынача аңласалар, мондый фаҗигалар килеп чыкмас иде бәлки.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев