Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Янгын иминлеге – уртак кайгырту

Көзге-кышкы чор да, җәй көне кебек үк, янгын чыгу куркынычы тудыра. Ни генә дисәң дә, Россиядә кыш һәрчакта да вакытсыз килә, чөнки мунча миченең иминлеген, төтен юлын карау яки электр җиһазларының төзек булу-булмавын, бер сүз белән әйткәндә, өйне җылыта торган җиһазларны тикшерү өчен җәй җитми безгә. - 2015 нче ел...

Көзге-кышкы чор да, җәй көне кебек үк, янгын чыгу куркынычы тудыра.


Ни генә дисәң дә, Россиядә кыш һәрчакта да вакытсыз килә, чөнки мунча миченең иминлеген, төтен юлын карау яки электр җиһазларының төзек булу-булмавын, бер сүз белән әйткәндә, өйне җылыта торган җиһазларны тикшерү өчен җәй җитми безгә.

- 2015 нче ел башыннан районда шәхси секторда 37 янгын булды, аларда ике кешенең гомере өзелде, бер кеше зыян күрде, - дип сөйли Аксубай районы янгын сагы гарнизоны җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Руслан Ибляминов. - Янгыннарны анализлау күрсәткәнчә, алар көзге-кышкы чорда күбәя - узган елда бу вакытка 20 янгын чыкты һәм барысы да - шәхси секторда.

Гадәттән тыш хәлләр буенча район комиссиясенең чираттагы утырышында янгын чыгу куркынычы проблемасы тикшерелде, аның эшендә төрле дәрәҗәдәге хезмәтләр һәм бүлек вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Комиссия рәисе Анатолий Горбунов, җирлек башлыкларына өлкән яшьтәге ялгыз гражданнар, уңышсыз гаиләләр яшәгән өйләрне контрольдә тотарга киңәш бирде.

- Дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре һәм полициянең участок вәкилләре өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар, шулай ук социаль яраклашмаган, спирты эчемлекләр кулланучы гражданнар яшәгән урыннарны тикшерергә тиеш, - дип киңәш итте комиссия рәисе.

Аксубай муниципаль районы территориясендә янгын сүндерү максатларында хуҗалык-эчә торган суүткәргечләрдә 122 янгын гидранты куелган, 34 ясалма сулык бар.

Ул шулай ук янгынны профилактикалау эшен үткәрү, кешеләрне яшәү урыннары буенча көнкүреш иминлеге чараларына өйрәтергә кирәклеген билгеләп үтте. Аз тәэмин ителгән кешеләргә мичләрне, электр чыбыкларын ремонтлау эшендә, башка янгын-профилактика эшләрен башкаруда ярдәм күрсәтүне сорады. Шулай ук, кышкы чорда янгын чыга калса, кешеләрне вакытлыча урнаштыру урыны әзерләргә боерды.

Мәгариф һәм социаль өлкә объектлары аеруча зур игътибар үзәгендә тора. Кыш җитәр алдыннан аларның барысы да тиешле хезмәтләр тарафыннан тикшерелде.

Аксубай районы янгын сагы гарнизоны җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Руслан Ибляминов әйтүенчә, торак пунктларны һәм икътисад объектларын янгын чыгу куркынычы чорына хәзерләү максатларында, янгын сагының шәхси составы янгынны сүндерү өчен кирәк булган су чыганакларын тикшерде.

Барлык су чыганаклары да тиешле билгеләр белән тәэмин ителмәгән, кыш җитү белән аларга техника белән кер үюлы ясалмаган. Җирлек башлыкларына әлеге кимчелекләрне төзәтү буенча тиешле күрсәтмәләр бирелде.

Россия МЧСның ТР буенча УНД ГУ ОНД җитәкчесе эчке хезмәт капитаны Рөстәм Гафиятов башкаручылардан түбәндәге өстәмә чараларны үтәүне таләп итте: торак пунктларны һәм аерым урнашкан объектларны телефон, радио элемтәсе, авыл җирлекләрен янгын сүндерүгә яраклашкан техника белән тәэмин итәргә, тәүлек әйләнәсенә кизү оештырырга, биналарга, корылмаларга керү юлларын булдырырга, аларның территориясен даими чистартырга.

- "Карак керсә берне ала, ә янгын барысын да", - дип әйтә халык. Кызганыч, әмма кайчакта янгында тулы бер гаилә, сабыйлар гомере өзелә, - дип әйтте Анатолий Горбунов, киңәшмәгә йомгак ясап. - Беренче чиратта, кешеләр үзләре торакларын янгыннан сакларга тиеш. Ә инде объектларга килгәндә, аларның иминлеге өчен җитәкчеләр җавап тота.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев