Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Ялган хезмәткәрләр өлкәннәрне алдый

Районда тагын алдакчылар пәйда булды - бу юлы ялган пенсия фонды вәкилләре. Район үзәгендә яшәүче бер пенсионер, аларның хезмәткәрләре ни өчен 2 мең сум түләттереп килешү төзүләрен аңлатуны сорап Пенсия фонды Идарәсенә мөрәҗәгать иткән. Фонд вәкиле әлеге факт турында редакциягә хәбәр итте. -Без пенсионерлар белән бернинди килешү дә төземибез, өстәвенә...

Районда тагын алдакчылар пәйда булды - бу юлы ялган пенсия фонды вәкилләре.



Район үзәгендә яшәүче бер пенсионер, аларның хезмәткәрләре ни өчен 2 мең сум түләттереп килешү төзүләрен аңлатуны сорап Пенсия фонды Идарәсенә мөрәҗәгать иткән. Фонд вәкиле әлеге факт турында редакциягә хәбәр итте.


-Без пенсионерлар белән бернинди килешү дә төземибез, өстәвенә акчага. Бездә клиентлар хезмәте эшли - барлык мәсьәләләр дә аның аша, пенсионер шәхсән мөрәҗәгать иткән очракта гына хәл ителә, - дип аңлата Пенсия фонды Идарәсе җитәкчесе урынбасары Николай Кистенев.


-Әлеге факт - өлкән яшьтәге яклаучысыз кешеләрне алдауның тагын бер ысулы, - дип аңлатты бу хәлне полиция җитәкчесе урынбасары Владимир Семенов. - Җиңел акча эшләү максаты белән, алдакчылар канундагы яңалыклардан начар хәбәрдар булган халык катламының башын әйләндерәләр. Ышандырыр өчен алар үзләрен рәсми органнар һәм структуралар вәкилләре дип таныштыралар һәм хәтта таныклама да күрсәтергә мөмкиннәр, әлбәттә инде, ялганны.


Якыннарыгыз һәм туганнарыгыз алдакчылар кармагына эләкмәсен өчен, полицейскийлар аларга үзләрен пенсия фонды, коммуналь хезмәт, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре итеп таныштырып, алдап йөргән ялган хезмәткәрләр турындагы мәгълүматларны җиткерергә боералар. Аеруча да ялгыз яшәүче әби-бабайларга. Таныш булмаган кешеләрне өйгә кертмәскә, алар паспорт, пенсия таныклыгы һ. б. документлар сорап, сезнең бүлмәдән чыгып китүегезне көтеп торырыга да мөмкин, шуңа күрә аларны һич кенә дә ялгызларын гына калдырырга ярамый. Татарстанда пенсионерлар өйләренә таныш булмаган кешеләрне кертеп, акчасыз калган, гомерләре өзелгән очраклар да аз түгел. Якыннарыгыз турында кайгыртыгыз.

Фото https://www.google.com/url?sa=i&rct=j&q=&esrc=s&source=images&cd=&cad=rja&uact=8&ved=0CAcQjRxqFQoTCITAv8CqzsgCFQsOLAodXtkKzQ&url=http%3A%2F%2Fwww.pfrf.ru%2Fbranches%2Fbelgorod%2Fnews%2F~2015%2F07%2F21%2F94610&psig=AFQjCNFiXKhXX8hSd6w_dq8EUZFGSuCn7w&ust=1445337099259600 сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев