Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Ялган документлар белән кредит алган

Аксубай районы прокуратурасы 24 яшьлек Артем А. ны ялган документлар белән кредит алуы буенча кузгатылган җинаять эшендә гаепле дип карар чыгарды. Район прокуроры, юстиция киңәшчесе Илдус Хәйруллин хәбәр итүенчә, Артем банкка ялган мәгълүматлар биреп, алдау юлы белән акча үзләштерә. Суд билгеләгәнчә, 2012 елның 27 октябрендә иртәнге 8 дән 16.00 сәгатькә...

Аксубай районы прокуратурасы 24 яшьлек Артем А. ны ялган документлар белән кредит алуы буенча кузгатылган җинаять эшендә гаепле дип карар чыгарды.


Район прокуроры, юстиция киңәшчесе Илдус Хәйруллин хәбәр итүенчә, Артем банкка ялган мәгълүматлар биреп, алдау юлы белән акча үзләштерә. Суд билгеләгәнчә, 2012 елның 27 октябрендә иртәнге 8 дән 16.00 сәгатькә кадәр вакыт аралыгында ул сәүдә үзәгенә килеп, кредит бирүче белгечне алдап, бер коммерция банкыннан гомуми күләме 103685 сум 49 тиен булган кредит алуга килешү төзи. Кредит белгеченә ул әлеге сәүдә үзәгеннән тәрәзәләр комплекты алырга җыенам, дип әйтә, шул ук вакытта әлеге кулланучы кредитын түләргә аның теләге дә, мөмкинлеге дә булмый. Ул кредит алу өчен үзенең паспортын бирә һәм гариза анкетасында үзенең эш урыны һәм хезмәт хакы турында ялган мәгъүматлар күрсәтә. Алган акчаларны ул үзе теләгәнчә файдалана.

Суд залында А. үзенең гаебен тулысынча таный. Бу эш аерым тәртиптә, тикшерүләр үткәреп тормыйча каралган. Суд яшь егетне җинаять кылуда гаепле дип таный һәм аңа 160 сәгать мәҗбүри эшләргә тиеш дип карар чыгара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев