Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Ял итү урыннары яшелләнә

Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән 2015 ел Татарстанда парклар һәм скверлар елы, дип игълан ителде. Ел кысаларында күләме һәм ниятләнеше буенча киң колач алган яшел ял итү зоналарын яңарту программасы гамәлгә ашырыла. Республика Президенты фикеренчә, парклар һәм скверларны яңарту кешеләрдә ял итүнең яңа әхлакый нормаларын формалаштырырга ярдәм итә. Һәр кеше күңеленә...

Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән 2015 ел Татарстанда парклар һәм скверлар елы, дип игълан ителде.



Ел кысаларында күләме һәм ниятләнеше буенча киң колач алган яшел ял итү зоналарын яңарту программасы гамәлгә ашырыла.


Республика Президенты фикеренчә, парклар һәм скверларны яңарту кешеләрдә ял итүнең яңа әхлакый нормаларын формалаштырырга ярдәм итә. Һәр кеше күңеленә хуш килердәй шөгыль таба алырлык шартлар булдыру мөһим. Табигатьтә ял итү өстенлекләрен уңай шәһәр тормышы атрибутлары белән берләштергәч, яшел зоналар иҗтимагый тормышның яңа учагы булыр.


Аксубайның төп ял итү урыны - ике парк ансамблен бергә берләштергән үзәк мәйдан яшьләр өчен генә түгел, ә балалы гаиләләр, өлкән буын кешеләренең дә яраткан ял итү урынына әверелде. Парклар һәм скверлар елы кысаларында анарга быел аеруча да игътибар бирелә. Язын чәчәкләр утырттылар, брусчатка җәйделәр. Җиңү көненә монда Бөек Ватан сугышы геройлары һәм Социалистик Хезмәт геройлары аллеясын ачтылар, декоратив бизәлеш алган сәхнә яңартылды. Тиздән үзәк мәйданда фонтан барлыкка киләчәк. Аллеяга утыртылган агачлар ныгый, түтәлләрдә гөлләр чәчәк атып утыра. Шунсы игътибарга лаек: һәр клумба өчен аерым оешма һәм предприятие җаваплы - Парклар һәм скверлар елында һәркем парк зоналарын яшелләндерүгә үз өлешен кертә.


- Ял итү урыннарын төзекләндерү эшләре моның белән генә тәмамланмый - тиздән балалар паркында өстәмә уен корылмалары барлыкка киләчәк, алар кече архитектуралы уен формалары дип атала, тротуарларның ике ягына һәм мәйдан периметры буйлап 50 гә якын декоратив фонарьлар куелачак, - дип киләчәккә планнар белән уртаклашты инфраструктура үсеше буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Ислямов.

2015 нче елда барлыгы 160 парк һәм скверны төзекләндерү көтелә. Әлеге максатларда Республика бюджетыннан шәһәр һәм районнарга 1 миллиард сум акча күчереләчәк. Яшел зоналарны тәртипкә китерү һәм 800 гектар мәйданда яңаларын булдыру планлаштырыла.

Мартта Рөстәм Миңнехановка республика башкаласының парк зоналарын төзекләндерү проектлары тәкъдим ителде. Президент әлеге фикерләрне куәтләде, тик яңарту эшләрен башлаганчы, алар турында халык белән фикер алышырга дигән әмер бирде. Проектлар буенча иҗтимагый фикер алышулар башланды инде.


Аксубай бистәсенең үзәк урамнарының берсе - Мазилин урамында тагын бер парк зонасы булдыру мәсьәләсе буенча ветераннар советы иҗтимагый оешмасы вәкилләре район Советы утырышында фикер алыштылар.


- Үзәк урамда тротуар гына түгел, ә эскәмияләр дә булырга тиеш, чөнки бу урамда хастаханә, мәктәп һәм балалар бакчасы урнашкан, - дип аңлатма бирде ветераннар советы рәисе урынбасары Евгений Копонев. - Район үзәгеннән хастаханәгә кадәр юл кыска түгел, ә кешеләргә туктап ял итү урыны юк.
Җәмәгатьчелекнең катлаулы һәм урынлы мәсьәләсен игътибарга алып фикер алыштылар.


Юл йөрү иминлеге максатларында СХТ территориясеннән хәрби комиссариатка кадәр сузылган, торак йортлар янындагы, трассадан түбән урнашкан тротуар буена агачлар утырту планлаштырыла. Моңа өстәп, утыртылган агачлар янына (барлыгы бер гектар мәйдан) эскәмияләр беркетеләчәк, брусчатка җәеләчәк, фонарьлар урнаштырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев