Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Якыннарыгыз турында кайгыртыгыз

Татарстанда наркоситуацияне контрольдә тоту буенча уңай тенденцияләр күренә башлады. Моның шулай булуын ТР Премьер-министры урынбасары Вәсил Шәйхразиев Министрлар кабинетында узган Наркотикларга каршы көрәш комиссиясе утырышында билгеләп үтте, анда наркотикларның таралуына каршы чаралар күрү министрлыклары һәм ведомстволары эшенә йомгак ясалды. Төп мәсьәләләрнең берсе - яшьләр арасында синтетик наркотикларның таралуы. -Соңгы елларда...

Татарстанда наркоситуацияне контрольдә тоту буенча уңай тенденцияләр күренә башлады.

Моның шулай булуын ТР Премьер-министры урынбасары Вәсил Шәйхразиев Министрлар кабинетында узган Наркотикларга каршы көрәш комиссиясе утырышында билгеләп үтте, анда наркотикларның таралуына каршы чаралар күрү министрлыклары һәм ведомстволары эшенә йомгак ясалды. Төп мәсьәләләрнең берсе - яшьләр арасында синтетик наркотикларның таралуы.
-Соңгы елларда республикада бик күп уңай тенденцияләр булды, шуларның берсе - исәптә торучы наркоавыручыларның кимүе, - дип билгеләп үтте Наркоконтроль идарәсе җитәкчесе, полиция генерал-лейтенанты, Республика наркотикларга каршы көрәш комиссиясе рәисе урынбасары Фаяз Шабаев. - Хокук саклау органнарының тотрыклы эш алып баруы нәтиҗәсендә наркотик кулланучыларны ачыклау очраклары артты. Шулай ук наркотиклардан агуланып үлү очраклары да кимегән.
Агымдагы елның 15 февраленнән "спайсларга каршы" канун гамәлгә керде, аның нигезендә яңа төр "спайс" таратучыларга карата 8 елга кадәр иректән мәхрүм итү җәзасы каралган. Канун тыелган куркыныч наркотикларны тыелган матдәләр исемлегенә кертүне ашыктыра. Әлеге канун яңа төр куркыныч психоактив наркотикларның таралуына каршы җитди эш алып бару мөмкинлеген тудырачак.
Видеобрифингтан соң райондагы хәл буенча да фикер алыштылар.
-Районда хәл тотрыклы, шуңа карамастан, наркотик куллану очраклары бар. Наркотик мәтдәләр һәм киндер утырту очракларына юл куймас өчен муниципалитет җитәкчеләре белән эшне көчәйтергә кирәк, - дип ассызыклады башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров. - Моннан тыш, барлык хезмәтләргә һәм водомстволарга да, наркотикларны татып карау теләге булмасын өчен, яшьләр белән эшне көчәйтергә кирәк. Спайслар җәмгыятькә зур куркыныч тудыра. Җиңел табылуы аркасында алар яшьләр арасына бик тиз үтеп керә. Яшьләр моңа тиз күнегеп китәләр һәм агуланалар.
Идел буе федераль округының наркотиклар әйләнешен күзәтү буенча Федераль хезмәтләр
Фото http://umvd56-261.ru/userfiles/news/702_skazhi_narkotikam__net.jpeg сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев