Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Якташлар очрашуы

Яр Чаллыда Аксубай һәм Нурлат районнары якташлары очрашуы булып үтте. Ул "Энергетик" Мәдәният сараенда узды, бәйрәм тантанасы фойедан ук башланды - монда кунакларны каршы алып, Аксубай чишмәләре суыннан кайнатылган чәй һәм Нурлат шикәре белән сыйладылар. Диварларда якташларыбызның фоторәсемнәре һәм иҗат эшләре күргәзмәсе, автошәһәрнең ничек төзелеп чәчәк атуы, якташларыбызның аңа керткән...

Яр Чаллыда Аксубай һәм Нурлат районнары якташлары очрашуы булып үтте.


Ул "Энергетик" Мәдәният сараенда узды, бәйрәм тантанасы фойедан ук башланды - монда кунакларны каршы алып, Аксубай чишмәләре суыннан кайнатылган чәй һәм Нурлат шикәре белән сыйладылар. Диварларда якташларыбызның фоторәсемнәре һәм иҗат эшләре күргәзмәсе, автошәһәрнең ничек төзелеп чәчәк атуы, якташларыбызның аңа керткән хезмәт өлешләрен күзалларга ярдәм иткән фотохроника урын алган иде. Халык безнең район экспозициясенә аерым бәя бирде - игътибарга туган якны өйрәнү һәм Хәсән Туфан музейларыннан иң яхшы экспонатлар тәкъдим ителде. Музей директорлары Әлфия Нурхамәтова һәм Энҗе Туктарова кунакларга экспонатлар һәм район тарихы турында сөйләделәр.

Безнең районны Камил Гилманов җитәкчелегендәге составына Иске Кармәт һәм Шәрбән авыл җирлекләре башлыклары Фәнис Мөсәбиков һәм Дамир Шәрифуллин, музей директорлары Әлфия Нурхамәтова, Энҗе Туктарова, район Мәният йорты директоры Ольга Копанева, "ТАТМЕДИА" АҖ филиалы район газетасы директор-мөхәррире Айдар Моратшин, җирле артистлар Наилә Мартынова, Алим Идиатуллин, Василий Воронин, Полина Мулеева, Мәдәният йорты белгече Александр Панюков кергән делегация тәкъдим итте.

Делегацияне Яр Чаллы муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Флера Андреева, Яр Чаллы шәһәрендә Аксубай районы якташлар җәмгыяте Президенты Марат Гарифуллин, "Энергетик" Мәдәният сарае директоры, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзадә Разаева һ.б. ачык йөз белән каршы алдылар.

Концерт башланыр алдыннан Яр Чаллы шәһәре башлыгы урынбасары Флера Андреева җыелучыларга сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Ул барысын да шәһәр башлыгы Наил Мәһдиев, шәһәр халкы һәм үз исеменнән кайнар котлады.

-Аксубай һәм Нурлат районнары шәһәр үсешенә чагыштыргысыз өлеш керттеләр, - дип билгеләп үтте ул. - Бүгенге очрашу безнең үзара мөнәсәбәтләрне ныгытачак кына.

Җыелучылар алдында шәһәр артистлары чыгыш ясады.

Аннан соң аудитория алдында чыгыш ясар өчен безнең районга сүз бирелде. Алып баручы Гөлзадә Разаева Аксубай районының иң яхшы кызлары һәм егетләре белән таныштырды. Якташларыбыз Рәис Беляев һәм Рәшит Хәмәдиевлар төрле елларда Яр Чаллы шәһәре җитәкчеләре булып тордылар. Рәис Кыям улы автогигант һәм автошәһәр төзелеше башында торды. Шулай ук безнең башка күп кенә якташларыбыз шәһәр төзелешенә, Тукай районы оешуга үзләреннән саллы өлеш керттеләр. Аксубайлылар кичәсен район башлыгы Камил Гилманов ачты.

-Безнең район - күпмилләтле, без килешеп, дус-тату яшибез, - дип билгеләп үтте Камил Гилманов. - Районда төзелеш эшләре колач алган. Быел гына да йөзү бассейны, фонтан, юллар һ.б.лар файдалануга тапшырылды. Планнарыбыз да күп. Мондый очрашу өчен чаллылыларга бик зур рәхмәт. Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиевка, Флера Андреевага, якташыбыз Марат Гарифуллинга, Гөлзадә Разаевага искиткеч очрашу оештырганнары өчен рәхмәтебезнең иге-чиге юк. Без дә чаллылыларны районда оештырылган милли бәйрәмнәргә чакырабыз.

Камил Камалович шулай ук автошәһәр төзелешенә һәм үзләренең кече ватаннарына ярдәм итүгә үз өлешләрен керткән безнең районнан чыккан кешеләрне билгеләп үтте. Безнең район делегациясе сәхнәгә чыгып хуҗаларга ипи-тоз тәкъдим итте. Район башлыгы Камил Гилманов чараны оештыручыларга район исеменнән бүләкләр тапшырды.

Ә бәйрәмдә катнашучылар хөрмәтенә безнең артистлар башкаруында җырлар яңгырады, аларның һәр чыгышы көчле алкышларга күмелде. Аларның чыгышы районның истәлекле урыннарын яктырткан видеотасма белән үрелеп барды.

Очрашу дустанә мохиттә үтте. Һәр катнашучы күңелендә бер генә - очрашулар ешрак булсын иде, дигән теләк уянды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев