Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Яхшыга өмет итеп

Гражданнарны бердәм кабул итү көне безнең район халкын шәхси генә түгел, шулай ук иҗтимагый проблемалар да борчуын күрсәтте. Мәсәлән, Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Мөхәммәтвәли Хөснетдинов янына көнүзәк мәсьәлә - район үзәгендә җәмәгать мунчасы булмавы хакындагы мөрәҗәгать белән ике өлкән яшьтәге ханым килде. -Безгә зиннәтле, зур сауналар кирәк түгел, кечкенә генә...

Гражданнарны бердәм кабул итү көне безнең район халкын шәхси генә түгел, шулай ук иҗтимагый проблемалар да борчуын күрсәтте.

Мәсәлән, Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Мөхәммәтвәли Хөснетдинов янына көнүзәк мәсьәлә - район үзәгендә җәмәгать мунчасы булмавы хакындагы мөрәҗәгать белән ике өлкән яшьтәге ханым килде.
-Безгә зиннәтле, зур сауналар кирәк түгел, кечкенә генә мунча булса да ярый, - диделәр пенсионерлар.
Депутат җирле власть вәкилләренә тиешле документларны әзерләргә, әлеге эшне башкарырга комачаулаган объектив сәбәпләрне күрсәтергә боерды һәм мәсьәләне хәл итүдә булышлык күрсәтергә вәгъдә итте.
Урмандеево авыл мәдәният йорты режиссеры Эдуард Ильин Тула гармунын сатып алуда ярдәм итүләрен сорады.
-Безнең "Урмандеево әбиләре" үзләре милли киемнәр сатып алдылар, баш киемнәре тектеләр, төрле чараларда һәм бәйгеләрдә катнашалар, тик менә гармун гына искерде, төймәләре эшләми, - диде мөрәҗәгать итүче.
Ул шулай ук Урмандеевода яшьләрнең һәм балаларның күплеге турында да әйтеп узды, димәк, авылның киләчәге бар.
- Әгәр дә авыл яши, эшли, җырлый һәм җырларга тели икән, милли музыка коралын алуда, һичшиксез, ярдәм итәчәкбез, - дип җавап бирде Мөхәммәтвәли Хөснетдинов.
Берничә пенсионер пенсия күләменең әз булуыннан зарландылар. Утызар ел эшләгән хезмәткәрләр минималь пенсия алалар.
- Барысы да конвертта бирелүче хезмәт хаклары аркасында, бу пенсиягә дә йогынты ясаган, - дип җавап бирде депутат. - Без, әлбәттә, пенсия фондына белешмә җибәрербез, тик пенсия түләүдә ялгышлык булгандыр дип уйламыйм. Депутатка Россия гражданлыгы алу, торак шартларын яхшырту, Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалганнарны мәңгеләштерү кебек сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр. Бу көнне гражданнарны кабул итү 26 урында алып барылды. Авыл халкын төп өч сорау борчый, болар - юллар, яктырту һәм суүткәрү проблемасы. Барлык мөрәҗәгатьләр дә исәпкә алынды, беркетмәгә кертелде һәм "Бердәм Россия" партиясенең төбәк бүлекләренә җибәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев