Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Яхшы юллар безгә кадерле

Юл хезмәткәрләренең җәйге чорда эшләре икеләтә кызу. Иске Ильдеряк авылыннан Чуаш Енорускиносына кадәр юл төзү белән беррәттән Рус Кармәте юнәлешендә дә чокырларны тигезләү эше актив бара. Аксубай бистәсендә автоюларны ремонтлау эше төп урамнарда башкарыла. Юл хезмәте начальнигы Фәнис Сафин сөйләп үткәнчә, мастер Чиңгиз Сөләйманов, эшчеләр Дмитрий Исаншин, Геннадий Жарков һәм...

Юл хезмәткәрләренең җәйге чорда эшләре икеләтә кызу.


Иске Ильдеряк авылыннан Чуаш Енорускиносына кадәр юл төзү белән беррәттән Рус Кармәте юнәлешендә дә чокырларны тигезләү эше актив бара.
Аксубай бистәсендә автоюларны ремонтлау эше төп урамнарда башкарыла.
Юл хезмәте начальнигы Фәнис Сафин сөйләп үткәнчә, мастер Чиңгиз Сөләйманов, эшчеләр Дмитрий Исаншин, Геннадий Жарков һәм Айрат Әхмәтҗанов үз эшләрен һөнәри осталык белән башкаралар, чөнки юлда хәрәкәт итүчеләрнең иминлеге нәкъ менә алар хезмәтеннән тора.
Юлчыларның ипие җиңел генә табылмый. Иртәдән алып караңгы төшкәнчегә кадәр эссе кояш астында эшләсәләр дә зарланмыйлар, һөнәри осталыкларын арттыра гына баралар алар.
Уяв бәйрәменә Мамык күперен төзекләндерү вакытында зур йөк машиналары йөрү сәбәпле ватылып беткән Сөнчәле юлын тулысынча ремонтлап бетерделәр.
-Җәй башында бу юлдан сәгатенә 10 километрдан артык тизлек белән хәрәкәт итү мөмкин түгел иде, хәзер тигез юлдан авылга кадәр рәхәтләнеп йөреп була, машина көпчәкләре өчен дә бочыласы юк,- ди шофер Виталий .
ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы пресс-хезмәте хәбәр иткәнчә, ел башыннан республикада 49 мең 779,3 тонна асфальт-бетон кулланып 382,9 мең квадрат метрга якын автоюл төзекләндерелгән.
Азнакай (1966 кв.м.), Аксубай (515), Актаныш (88), Әлки (84,8)" Алексеевск (71,5), Әлмәт (819) районнарында юллардагы чокырлар тигезләнгән.
Республикада соңгы 5 көндә 18,5 мең кв.м. төбәк юллар ремонтланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев