Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Яхшы срокларда

Кырларда урак өсте кайнаса да, игенчеләргә көзге чәчүгә әзерләнергә дә вакыт җитте. «Россельхозцентр» район бүлеге җитәкчесе Габделрәшит Гельметдинов билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә күчмә орлык фонды булган агрофирмалар отачак. «Аксу Агро» авыл хуҗалыгы предприятиесенең агрономия хезмәте бу турыда кайгырткан инде. Биредә 3,5 мең центнер көзге культуралар орлыгы бар, ул бер мең...

Кырларда урак өсте кайнаса да, игенчеләргә көзге чәчүгә әзерләнергә дә вакыт җитте.


«Россельхозцентр» район бүлеге җитәкчесе Габделрәшит Гельметдинов билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә күчмә орлык фонды булган агрофирмалар отачак. «Аксу Агро» авыл хуҗалыгы предприятиесенең агрономия хезмәте бу турыда кайгырткан инде. Биредә 3,5 мең центнер көзге культуралар орлыгы бар, ул бер мең гектардан артык мәйданга чәчәргә җитә, «ВАМИН-Аксу», «Алтэкс», «Актай» агрофирмалары игенчеләре узган ел хәзерләнгән орлыклар белән эшлиләр. Ә менә быелгы көзге культуралар орлыгын чәчү, димәк киләсе уңышны куркыныч астына кую дигән сүз. Эш шунда, уңай булмаган һава шартларына бәйле быелгы сезон уңышы тулы кыйммәтле булып өлгермәде. Лаборатор тикшерү мәгълүматларына караганда, 1000 бөртек көзге культуралар массасы нормадан ерак тора һәм өстәвенә быелгы орлыкларның шытып чыгу энергиясе дә начар. Мондый бөртек «яхшы итеп ял итәргә» һәм киләсе сезонга җентекле чәчү алды тикшерүе үтәргә тиеш.
Көзге игеннәрне кара парга яки яхшы хәзерләнгән җиргә иң яхшы агротехник срокларда чәчү, ә безнең җирлектә ул август башына туры килә, тотрыклы уңыш нигезе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев