Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Яхшы эшләсәң–күбрәк алырсың

«ВАМИН-Аксу» агрофирмасы Трудолюбово сөтчелек комплексының бүгенге күрсәткечләре узган елның шул ук чорына караганда күпкә югары. Бүлектә мең ярымнан артык мөгезле эре терлек асрала. Шул исәптән 650 се-савым сыеры, 84 башы сөт ташлаткан сыерлар.Һәр сыердан тәүлегенә ун килограммга якын сөт савып алалар. Бу районда иң зур күрсәткеч. Май заводына һәр көнне...

«ВАМИН-Аксу» агрофирмасы Трудолюбово сөтчелек комплексының бүгенге күрсәткечләре узган елның шул ук чорына караганда күпкә югары.


Бүлектә мең ярымнан артык мөгезле эре терлек асрала. Шул исәптән 650 се-савым сыеры, 84 башы сөт ташлаткан сыерлар.Һәр сыердан тәүлегенә ун килограммга якын сөт савып алалар. Бу районда иң зур күрсәткеч. Май заводына һәр көнне 6,5 тонна сөт тапшырыла. Бозауларның тәүлеклек артымы 600 граммнан артык тәшкил итә. Ел агымында берне бозаулаган сыерлар хисабына сөтчелек көтүенең өчтән бер өлеше яңартылган.
Комплексның яхшы күрсәткечләргә ирешүе-хезмәтне уйлап оештыру, эшчеләрнең тырышып эшләү нәтиҗәсе.
-Безнең терлекчеләр мактау сүзләренә лаек,-дип сөйли "ВАМИН-Аксу" агрофирмасы "Октябрь" бүлегенең башкарма директоры Рәдиф Канәфин. -Һәркайсы үз урынында йөкләнелгән бурычны намуслы үти. Уртак нәтиҗә шуннан туплана да инде.
Сөтчелек комплексы эше ике сменада алып барыла. Хезмәт көне иртәнге сәгать 4 тә башлана. Савымчылар, бозау караучылар, терлекчеләр сәгать сигезгә иртәнге сменаны төгәллиләр. 16.00 сәгатьтән алып 20.00 сәгатькәчә-кичке савым. Монда тирә-як авыллардан килеп эшлиләр. Бүлек җитәкчесе сүзләренә караганда һәр участокта да үз эшләренә тугры кешеләр хезмәт куя. Алар арасында пенсионерлар Гөлия Канәфина белән Сәйдә Гатина да бар. Лаеклы ялда булсалар да туган хуҗалыклары иминлеге өчен хезмәт куюларын дәвам итәләр. Савымчылар Ольга Тимофеева, Гөлсем Мингалимова дистәдән артык ел терлекчелектә эшлиләр. Мария Пискарева, Любовь Уткина, Әлфия Камалова, Любовь Касьянова, Надежда Крестина, Татьяна Сулбаева, Рушания Гайфуллина, Дания Нигъмәтуллина, Гөлкәй Смелова туплаган тәҗрибәләреннән оста файдаланалар.
Сөт җитештерүдә күп нәрсә терлекләрне тәрбияләүчеләргә бәйле. Рәдиф Касыймович билгеләп үткәнчә, терлекчеләр Азат Әхмәтҗанов, Әдип Гатин, Харис Канәфин, Илшат Сафиуллин, Минәсхат Шиһапов, Николай Ерышев үзләренә йөкләнгән бурычны уңышлы үтиләр. Иван һәм Григорий Сулбаевлар, Юрий Тихонов, Василий Марфуткин таналарга хезмәт күрсәтәләр. Каплатылганчыга кадәр һәм каплату яшендәге терлекләр Радик Сафиуллин, Равил Яруллин һәм Сергей Карпов тәрбиясендә.
Комплекста унбер ай эчендә 570 бозау алынган, бу узган елгы чордан 80 башка күбрәк. Монда орлыкландыручылар Татьяна Маслова һәм Татьяна Крылованың да хезмәт өлеше бар.
Комплекста бозау караучыларга игътибар зур. Бозауларны сыерлардан бер тәүлектән соң аералар. Әлеге участокта Лидия Гарипова, Марина Ерышева, Мәрбия Нургалиева, Валентин Александров, Галина Логинова һәм Елена Киселева хезмәт куя.
Терлекләрнең сәламәтлеген кайгырту ветеринария табиблары бертуган Сергей һәм Алексей Яковлевлар кулында. Фермада операция-ләрнең билгеле бер өлеше механикалаштырылган. Заманча җиһазларга операторлар Ирек Минабетдинов һәм Владимир Пылаев хезмәт күрсәтә.Уртак нәтиҗәләрдә механизаторлар Анатолий Касьянов, Андрей Ирдулкин, Равил Канәфинның да өлеше бар. Ирек Фатыйхов һәр көнне трактор белән Мамыктан барда ташый. Барлык хезмәткәрләрне дә, әлбәттә инде, хезмәтләренең соңгы нәтиҗәсе кызыксындыра, чөнки аларның хезмәт хакы турыдан-туры шуңа бәйле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев