Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Яхшы эшләргә күз тимәсен

"Идарә компаниясе" ҖЧШ шәһәр тибындагы Аксубай бистәсендә күп фатирлы сиксән алты йортка хезмәт күрсәтә. Күп фатирлы йортлардагы-подъезд ишегеннән алып түбәсенә кадәр булган проблемалар анда яшәүчеләр өчен беренче чираттагысы булды һәм шулай булып кала да. Бу аларның ни дәрәҗәдә оператив хәл ителүенә бәйле һәм монда компаниянең ничек эшләве яки эшкә җавапсыз...

"Идарә компаниясе" ҖЧШ шәһәр тибындагы Аксубай бистәсендә күп фатирлы сиксән алты йортка хезмәт күрсәтә.


Күп фатирлы йортлардагы-подъезд ишегеннән алып түбәсенә кадәр булган проблемалар анда яшәүчеләр өчен беренче чираттагысы булды һәм шулай булып кала да. Бу аларның ни дәрәҗәдә оператив хәл ителүенә бәйле һәм монда компаниянең ничек эшләве яки эшкә җавапсыз каравы турындагы фикер туа. Соңгы ел ярым вакыт эчендә энергиясе ташып торган Игорь Колесников җитәкчелек иткән югарыда телгә алынган компания бер урында гына басып тормады. "Идарә компаниясе" ҖЧШның ни дәрәҗәдә планлы һәм оператив эшләве турында барыннан да элек аның конкрет эшләре сөйли.
Яңа җитәкчегә яңа вазыйфа белән бергә хезмәтләр өчен түләргә теләмәүче явыз ниятле фатир хуҗаларының хезмәт тәкъдим итүчеләр алдындагы бурычлары да, аларның бурычларын түләттерү буенча судлар да, бер өем башка проблемалар да өстәлә. Карьера урамында урнашкан йортларның берсеннән котельныйны көнкүреш объектына күчерү беренче чираттагысы булды. Эш шулай алга таба дәвам итте. Ел ярым эчендә фатирларны ике контурлы казаннарга күчерү, йорт эчләрендә исәпләү җиһазлары урнаштыру эшләре планлы алып барылды, акрынлап подъездлар ремонтланды (сүз уңаеннан, бүгенге көндә күп фатирлы сиксән алты йортның өчесендә генә подъездларны ремонтлау эшләре калды), подъездларның күбесендә тәрәзәләр пластикка алмаштырылган, тимер ишекләр куелган. Компания бүген җылылыкны саклау гына түгел, гражданнарның иминлеге һәм подъездлардагы чисталык турында да кайгырта, шуңа кодлы йозаклар кую эшен дәвам итә.
Әйтергә кирәк, исәпләү җиһазларыннан күрсәткечләр җыю өчен һәр фатирга шакып, аларны кат-кат борчымастан һәр фатир хуҗасы үзенең күрсәткечләрен кәгазьгә язып салсын өчен подъездларда почта тартмалары урнаштыра башладылар.
Торак йортларның түбәләрен алмаштыру буенча да "Идарә компаниясе" ҖЧШ тарафыннан зур эшләр башкарылган- компания средствосына быел Романов урамындагы 16 нчы, Золин урамындагы 30 нчы, Җиңү урамындагы 2 нче йортларның түбәсе тулысынча алмаштырылган, Мазилин урамындагы 72 нче йортның түбәсе өлешчә алмаштырылган (түбәнең икенче өлешен быел алмаштырырга планлаштыралар). Мазилин урамындагы 59 нчы, Золин урамындагы 86 "б" һәм 41 нче, Горький урамындагы 2 нче, Шоссе урамындагы 82 нче, Киров урамындагы 37 "а" йортларда салкын су белән тәэмин итү тармаклары алмаштырылган. Октябрь урамындагы 16 һәм 18 "а" торак йортларда яшәүчеләр өчен үткән ел шунысы белән истә калды, аларны үзәк канализациягә тоташтырдылар. Мазилин урамындагы 54 нче һәм Кызыл партизаннар урамындагы 1 нче йортларда урамдагы һәм йорт эчендәге канализация системасын сузу эшләре алып барылды, 2012 елда капиталь ремонт программасы буенча Еллиев урамындагы 6 нчы йортка капиталь ремонт ясалды. 2013 елда капиталь ремонт программасына ике объект-Золин урамындагы 102 нче һәм Октябрь урамындагы 25 нче йортлар кертелгән.
Җылы, уңайлы йортларда яшәп, шул ук вакытта экономить итә белү- компаниянең кыйбласы булып тора. Шуның өстенә аның алдында-һәр кеше үзвакытында файдаланылган уңайлылык өчен түләргә тиеш дигән бурыч та тора.
Уртак казанга кергән түләүләр кискен мохтаҗлык таләп ителгән өлкәдә-сиксән алты йортның берсендә түбәне яки су белән тәэмин итү торбаларын алмаштыруда файдаланылырга тиеш, әйтергә кирәк, кайбер йортларда әлеге эшләрне быел башкару планлаштырыла. Беренче чиратта Золин, Мазилин урамнарында канализация челтәрләрен, шулай ук коеларда люкларны алмаштыру күздә тотыла.
"Идарә компаниясе" ҖЧШ соңгы ел ярым вакыт эчендә бик күп эшләр башкарган. Аның эшеннән канәгать булучылар да бар, ризасызлык белдерүчеләр дә табыла. Әмма ТКХ да проблемалар һәрвакыт булды һәм булачак. Директор сүзләренә караганда, эшчәнлек барышында халык тарафыннан ризасызлык, дәгъва белдерүләрне күп ишетергә туры килгән.
-Безнең эштә проблемаларсыз булмый,- дип сөйли Игорь Колесников.-Бүгенге көндә безгә йорт алды территорияләрен тиешле тәртиптә тоту, кардан чистарту өчен трактор кирәк. Тагын бер проблема- районда авария-диспетчер хезмәте юк. Без, әлбәттә инде, тәүлек әйләнәсе эшлибез, һәрвакыт телефон төбендә утырабыз, әмма бездә махсус техника юк. Халык бит түли, менә шуның өчен без җаваплылыкны үз өстебездән төшермибез. Бүген Идарә компаниясе адресына дәгъва урынына, рәхмәт сүзләрен күбрәк ишетү шатлыклы, әлбәттә, Әйтергә кирәк, 2012 елда финанс исәбе буенча мәгълүматларны алу буенча эш алып барылды-безгә күчкән һәм сарыф ителгән һәр тиен tattis.ru сайтында яктыртыла, күп фатирлы йортларда яшәүчеләр моңа үзләре инана алалар.
"Идарә компаниясе" ҖЧШның штаты зур түгел, барлык эшләр күләмен өч слесарь-сантехник-Робисплер Бадалян, Илфат Хәйретдинов, Анатолий Сафронов башкара. Техникага бәйле барлык мәсьәләләрне дә Татьяна Николаева хәл итә. Җитәкче сүзләренә караганда, алар күпфатирлы йортларда яшәүчеләр өчен җаваплы, үз эшләренә тугры булган кешеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев