Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Яңача сайлау

Татарстанда пилот проекты старт алды. Россиядә Дәүләт Думасына депутатлар сайлау көнендә 146 тавыш бирү участогында беренче тапкыр электрон тавыш бирү комплексы кулланылачак. Территориаль сайлау комиссиясе рәисе Галина Маланчева хәбәр иткәнчә, әлеге яңалык 4 декабрьдә безнең районның биш - Иске Ильдеряк, Яңа Ильдеряк, Тарханка, Чув.Енорускино, Кызыл Тау сайлау участокларында кулланылачак. Тавыш...

Татарстанда пилот проекты старт алды. Россиядә Дәүләт Думасына депутатлар сайлау көнендә 146 тавыш бирү участогында беренче тапкыр электрон тавыш бирү комплексы кулланылачак.



Территориаль сайлау комиссиясе рәисе Галина Маланчева хәбәр иткәнчә, әлеге яңалык 4 декабрьдә безнең районның биш - Иске Ильдеряк, Яңа Ильдеряк, Тарханка, Чув.Енорускино, Кызыл Тау сайлау участокларында кулланылачак. Тавыш бирү процедурасы үзгәрешсез кала, тавыш бирүче сайлау участогына шәхесне белдергән документ-паспорт белән килә, аны участок сайлау комиссиясе әгъзаларына тәкъдим итә һәм кулына электрон тавыш бирүгә рөхсәт бирүче штрих-код карточкасын ала.
-Электрон тавыш бирү комплекслары сенсорлы экранга ия,-дип аңлатма бирә Галина Ивановна.-Экранда сайлау бюллетене пәйда була һәм тавыш бирү шул рәвешле экранда чагылган партияләрнең берсе турысындагы шакмакка кагылу юлы белән гамәлгә ашырыла һәм кәгазь лентада теркәлә. Әлеге яңалыктан куркырга кирәкми-сайлау участокларына керү алдында волонтерлар артына беркетелгән тренажер аппаратлар урнаштырылачак, шул рәвешле сайлаучы мөстәкыйль тавыш бирә алсын өчен, аларның һәрберсенә электрон тавыш бирү процедурасы аңлатылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев