Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Яңа йорт ачкычлары

Татарстан Конституциясе көнендә район үзәгендә истәлекле вакыйгалар булып үтте. Яңа Ибрайдан Бөек Ватан сугышы ветераны Ибраһим Шәйхетдиновка, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол калган хатыннары Агафья Янилкинага, Елизавета Мишинага һәм Аксинья Крупновага "Ветераннарга торак" федераль программасы кысаларында яңа өйләрдән ачкычлар тапшырылды. Аксубай бистәсенең Төзүчеләр урамы читендә бер сезон эчендә Ибраһим Сахап...

Татарстан Конституциясе көнендә район үзәгендә истәлекле вакыйгалар булып үтте.


Яңа Ибрайдан Бөек Ватан сугышы ветераны Ибраһим Шәйхетдиновка, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол калган хатыннары Агафья Янилкинага, Елизавета Мишинага һәм Аксинья Крупновага "Ветераннарга торак" федераль программасы кысаларында яңа өйләрдән ачкычлар тапшырылды.
Аксубай бистәсенең Төзүчеләр урамы читендә бер сезон эчендә Ибраһим Сахап улы һәм Фатыйма Вәлирахман кызы Шәйхетдиновларны куандырып аерым кирпеч йорт пәйда булды.
-Мондый торак турында без хыяллана гына алдык, - дип шатлыклары белән уртаклаша ветеран. - Россия Хөкүмәтенә, Татарстан Президентына, район башлыгы Камил Гилманов һәм аның командасына подрядчы "Аксустрой" ООО җитәкчесе Илдус Исхаковка зур рәхмәт. Елларның үтүе генә кызганыч...
Ибраһим Сахапович - тумышы белән Яңа Ибрайдан. Ул биредә туып-үсә, 1944 елда сугышка да моннан алына. Заполярьеда артиллерия полкында хезмәт итә. Беренче тапкыр сугыш чирканчыгын да анда ала, яралана. Сугышны Карелиядә тәмамлый, 1946 елда демобилизацияләнә. Тыныч елларда фронтовик кече ватаны иминлеге өчен хезмәт куя - егерме елдан артык мастерской мөдире булып эшли, авылда социаль-мәдәни объектлар төзүдә катнаша. Хатыны белән биш бала тәрбияләп үстерәләр. Гөлфия - Яр Чаллы шәһәре поликлиникаларының берсендә, Гөлия шул ук шәһәрдә автозаводта хезмәт куялар. Гомәр озак еллар Чистайда юл хезмәткәре булып эшли, Госман ерак юлларга йөри. Кызганыч, әмма бүген әти-әниләре өчен аларның дүртесе генә шатлана ала, кызларының берсе вакытсыз вафат булган.
Район башлыгы Камил Гилманов ал тасманы кисеп, аларның яңа өйдә сәламәтлек белән озак яшәүләрен теләп, истәлекле бүләк тапшырды. Кызлары Гөлфия яңа өйгә күчү тантанасында катнашучыларның барысына да - район башлыгы Камил Гилмановка, башкарма комитет җитәкчесе Николай Станововка, инфраструктура үсеше буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдус Исхаковка, белгеч Наталья Садовниковага кирәкле документларны җыю һәм төзелеш стадиясендә ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде.
-Кемгә генә мөрәҗәгать итсәк тә - бөтен җирдә ихластан кабул итеп, ярдәм кулы суздылар. Әтиебез - сугыш ветеранына карата шундый кайгырту күрсәткәннәре өчен рәхмәтебез чиксез. Районда гади халык һәм җитәкчеләр арасында кешеләргә карата шундый мөнәсәбәт саклануы шатлыклы, әлбәттә, - дип билгеләп үтте Гөлфия Ибраһимовна.
Бәйрәм көнендә сюрпризлар моның белән генә бетмәде - күптән түгел Шоссе урамында урнашкан күпфатирлы яңа йорт тапшырылган иде - әлеге йорттан "Ветераннарга торак" федераль программасы буенча сугышта катнашучыларның тол калган хатыннары - Агафья Янилкина, Елизавета Мишина һәм Аксинья Крупнова фатир алдылар. Монда да шулай ук чәчәкләрсез һәм бүләкләрсез булмады.
-Кызганыч, Бөек Ватан сугышында Җиңүгә үз өлешләрен керткән тормыш иптәшләрегез генә сезнең белән шатлыкларны уртаклаша алмыйлар, әмма сез бүген уңайлы торакта куанып яшәргә тиешсез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев