Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Яңа сезонга әзерләнәләр

Теләсә кайсы авыл хуҗалыгы предприятиесе өчен кышкы чор - кырларда барлык агрочараларны тәмамлау һәм техникаларны киләсе сезонга әзерләү вакыты булып тора. "ВАМИН-Аксу" агрофирмасының "Смена" бүлекчәсендә эшләр нәкъ менә шулай бара да инде. Биредә авыл хуҗалыгы агрегатлары ремонтка куелган. Бүгенгесе көнгә бүлекчәнең үзәк базасында 3 чәчкеч, 2 культиватор, 70 тырма ремонтланган...

Теләсә кайсы авыл хуҗалыгы предприятиесе өчен кышкы чор - кырларда барлык агрочараларны тәмамлау һәм техникаларны киләсе сезонга әзерләү вакыты булып тора.


"ВАМИН-Аксу" агрофирмасының "Смена" бүлекчәсендә эшләр нәкъ менә шулай бара да инде. Биредә авыл хуҗалыгы агрегатлары ремонтка куелган. Бүгенгесе көнгә бүлекчәнең үзәк базасында 3 чәчкеч, 2 культиватор, 70 тырма ремонтланган инде. Әлеге эшне көйләүче-механизатор Петр Павлов һәм тимерче Дмитрий Ильин башкарып чыккан.
-Болар үз эшләрен яхшы белүче тәҗрибәле эшчеләр. Алар иң катлаулы төзексезлекләрне дә җиңәргә сәләтлеләр. Техниканы яхшы белгәнгә күрә, кайбер детальләр булмавына карамастан, теләсә нинди механизмны эшкә яраклы итә алалар, - ди алар турында инженер-механик Давыт Сөләйманов
Киләсе чәчү сезоны башланганчыга кадәр аларга тагын өч культиваторны һәм биш тырманы сафка бастырып куярга кирәк.
Без хуҗалыкка килгән көннәрдә бүлекчә мехмастерскоенда ДТ-75 тракторы хуҗасы- Николай Ефимов үз "тимер аты"ның двигателен, шофер Анатолий Петрянкин йөк машинасын ремонтлау белән шөгыльләнә иде.
Механика остаханәсендә эш җай белән бара. Бүлекчә җитәкчесе Хәмзә Әхмәтсафин фикеренчә, авыл хуҗалыгы техникасы ышанычлы кулларда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев