Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Яңа мөмкинлекләр

Иске Ильдерякта үткән Халык җыенында авыл кешеләре актив катнаштылар. Ильдеряк авылы халкы һәм тирә-як авыллардан килүчеләр район җитәкчелеге һәм депутатлыкка кандидатларның ышанычлы вәкилләре белән авылны төзекләндерүгә бәйле мәсьәләләрне тикшерделәр. -Соңгы елларда Иске Ильдеряк төбәгендә күп эшләр башкарылды,-диде, җыелышны ачып, район башлыгы Камил Гилманов,- бу юллар, спорт мәйданчыклары төзү, ә иң...

Иске Ильдерякта үткән Халык җыенында авыл кешеләре актив катнаштылар.

Ильдеряк авылы халкы һәм тирә-як авыллардан килүчеләр район җитәкчелеге һәм депутатлыкка кандидатларның ышанычлы вәкилләре белән авылны төзекләндерүгә бәйле мәсьәләләрне тикшерделәр.

-Соңгы елларда Иске Ильдеряк төбәгендә күп эшләр башкарылды,-диде, җыелышны ачып, район башлыгы Камил Гилманов,- бу юллар, спорт мәйданчыклары төзү, ә иң мөһиме-мәктәпкә капиталь ремонт ясалды. -Боларның барысына да без район җитәкчелеге булышлыгы, подряд оешмасының һәм авыл кешеләренең намуслы эшләве бәрабәренә ирештек, - диде директор Вячеслав Зайцев.- Ремонтлауда укытучылар коллективы, техник персонал, укучылар һәм аларның әти-әниләре җиң сызганып эшләделәр, хәтта 2014 елда мәктәпне тәмамлаган укучылар бөтен сыйныф белән килеп, зур булышлык күрсәттеләр. Авыл кешеләре арасыннан матди ярдәм күрсәтүчеләр дә, техника, кул көче белән булышучылар да булды. Аларның барысына да зур рәхмәт. Аксубай районы, Татарстанның тулаем икътисади үсеше турында Минсәгыйт Ганиев сөйләде, җыелучыларны депутатлыкка кандидат Шамил Яһудинның сайлау алды платформасы белән таныштырды. Җыенда авылны төзекләндерүгә кагылышлы беренче пландагы бурычлар халык һәм җитәкчеләр игътибарына җиткерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев