Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Яңа клуб ачылды

Шимбә көнне Емелькинода зур вакыйга булды. Бу көнне бик күп халык катнашында күпфункцияле мәдәни үзәк ачылды. Әлеге күркәм чарага авыл халкы җыелды, кунаклар кайтты. Традиция буенча чара район башлыгы Камил Гилманов, «Максад» ООО төзелеш оешмасы җитәкчесе Илгизәр Хәмидуллин һәм Емелькино авыл җирлеге башлыгы Нина Михайлова катнашында ал тасма кисү белән...

Шимбә көнне Емелькинода зур вакыйга булды. Бу көнне бик күп халык катнашында күпфункцияле мәдәни үзәк ачылды.


Әлеге күркәм чарага авыл халкы җыелды, кунаклар кайтты. Традиция буенча чара район башлыгы Камил Гилманов, «Максад» ООО төзелеш оешмасы җитәкчесе Илгизәр Хәмидуллин һәм Емелькино авыл җирлеге башлыгы Нина Михайлова катнашында ал тасма кисү белән башланып китте.
Җыелучылар күпфункцияле авыл мәдәният йорты бинасын карап чыктылар. Биредә авыл кешеләренең ялын оештыру өчен бөтен шартлар бар. Уңайлы кабинетлар, грим салу бүлмәсе, туалет, кайнар су бар. Зур сәхнәсе белән тамашачылар залы да халыкны канатландырды. Кирәк булган очракта зал спорт комплексына әверелергә мөмкин.
Билгеләп үтелгәнчә, «Максад» ООО төзелеш оешмасы кар эреп бетү белән клуб төзелешенә кереште. Авырлыкларга карамастан, төзүчеләр тырыштылар, объектны графиктан алда, иң мөһиме сыйфатлы итеп башкарып, файдалануга тапшырдылар.
Тамашачылар залына җыелучылар алдында район башлыгы Камил Гилманов чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, авылларга асфальт юллар керде, мәдәни һәм социаль объектлар төзелә.
-Емелькинодан әлеге мәдәният йорты республика программасы ярдәмендә гамәлгә ашты,- дип билгеләп үтте Камил Камалович. Моның өчен президентыбыз Рөстәм Миңнехановка рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә. Шулай ук «Максад» ООО җитәкчесе Илгизәр Гыйляҗевич һәм аның төзүчеләре, авыл җирлеге башлыгы Нина Ивановна, авыл кешеләре һәм әлеге эштә ярдәм күрсәткән барлык кешеләр рәхмәт сүзләренә лаек.
Районда мондый объектлар алдагы елларда да төзеләчәк. Ә емелькинолыларны юллар төзү көтә.
Камил Гилманов төзүчеләргә Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды, ә Емелькино авыл мәдәният йортына музыкаль аппаратура бүләк итте. Моннан тыш, интерьер әйберләре-пәрдәләр, кәнәфиләр һәм башкалар муниципаль район хисабына сатып алынган.
Җыелучылар алдында шулай ук «Максад» ООО җитәкчесе Илгизәр Хәмидуллин, авыл җирлеге башлыгы Нина Михайлова, ТР да ЧНК рәисе Константин Яковлев һәм авыл кешеләре чыгыш ясадылар.
Чара район Мәдәният бүлеге хезмәткәрләре хәзерләгән концерт программасы белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев