Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Яңа кагыйдәләр буенча сайлаулар турында

Районда участок сайлау комиссиясе рәисләре һәм сәркатипләренең семинар-укуы булып үтте. Укуны сайлау комиссиясе үзәге вәкилләре-рәис урынбасары Валентина Каменькова, сәркатип Надежда Борисова үткәрде. Очрашуда катнашучылар сайлау процессының хокукый нигезләрен һәм участок сайлау комиссияләренең сайлау турындагы законның үзгәрүе сәбәпле, эшне оештыру нигезләренә өйрәнделәр. Үзәк сайлау комиссиясе вәкилләре сайлау законына кертелгән үзгәрешләрнең төп...

Районда участок сайлау комиссиясе рәисләре һәм сәркатипләренең семинар-укуы булып үтте.


Укуны сайлау комиссиясе үзәге вәкилләре-рәис урынбасары Валентина Каменькова, сәркатип Надежда Борисова үткәрде. Очрашуда катнашучылар сайлау процессының хокукый нигезләрен һәм участок сайлау комиссияләренең сайлау турындагы законның үзгәрүе сәбәпле, эшне оештыру нигезләренә өйрәнделәр.
Үзәк сайлау комиссиясе вәкилләре сайлау законына кертелгән үзгәрешләрнең төп моментларын аңлаттылар. Атап әйткәндә, сайлау комиссиясе әгъзаларының социаль гарантияләренә тукталдылар. Семинарда шулай ук участок сайлау комиссияләренең эшен оештыруны яхшырту яңалыклары һәм аларның турыдан-туры эшчәнлегенә кагылышлы башка мәсьәләләр каралды. Үзәк сайлау комиссиясе вәкилләре Аксубай районы сайлау участокларының эшенә уңай бәя бирделәр, иң яхшыларны билгеләп үттеләр.
Сайлау комиссиясендә актив һәм фидакарь эш алып барганнары өчен Шәүкәт Нургалиев - РФ Үзәк сайлау комиссиясенең Рәхмәт хаты, участок сайлау комиссиясе сәркатибе Любовь Муравьева Үзәк сайлау комиссиясенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев