Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Яңа ФАП ачылды

Бүген Яңа Чуаш Адәмсуы авылында фельдшер-акушерлык пунктыy ачу тантанасы узды. Тантаналы чарада район башлыгы Камил Гилманов, Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһүдин, сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатихов һәм район үзәк хастаханәсе баш табибы Ратмир Мустафаев, әйләнә-тирә авыл халкы катнашты. Яңа Чуаш Адәмсуы - Емелькино авыл җирлегенә кергән, район үзәгеннән ерак...

Бүген Яңа Чуаш Адәмсуы авылында фельдшер-акушерлык пунктыy ачу тантанасы узды.

Тантаналы чарада район башлыгы Камил Гилманов, Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһүдин, сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатихов һәм район үзәк хастаханәсе баш табибы Ратмир Мустафаев, әйләнә-тирә авыл халкы катнашты.
Яңа Чуаш Адәмсуы - Емелькино авыл җирлегенә кергән, район үзәгеннән ерак урнашкан авылларның берсе.
- Узган елны бу җирлектә күпфункцияле үзәк төзелде, быел заманча модульле ФАП ачылды, - диде Камил Гилманов. - Тиздән аварияле бинадан китапханә белән музейны башлангыч белем бирү мәктәбенә күчерергә уйлыйбыз. Бер сүз белән әйткәндә, мәсьәләләр хәл ителә.
- Яңа бина авыл халкына беренче ярдәм күрсәтүнең сыйфатын арттырырга ярдәм итә. Медицина хезмәткәрләренең эш шартларын яхшыртырга мөмкинлек тудыра, - дип билгеләп үтте сәламәтлек министрлыгы вәкиле. - ФАПлар төзүне планлаштырганда без муниципаль берәмлекләр белән килешү төзегән идек. Нәкъ менә алар яңа биналар өчен җир мәйданнары бүлеп бирү белән шөгыльләнде. Шуны әйтәсе килә, ФАП урыны белеп сайланган - ул авыл уртасында, мәктәп янәшәсендә урнашкан. Әлеге ФАП - районнан ерак урнашкан авыл өчен зур шатлык. Ул барлык заманча таләпләргә дә туры килә, кирәкле җайланмалар белән тулыландырылган биредә квалификацияле белгеч эшли. Хәзер әлеге җирлек халкының санитар таләпләргә туры килгән уңайлы шартларда медицина ярдәме алу мөмкинлеге бар.
Надежда Кузьмина сигезенче ел фельдшер булып эшли. Аның күзәтүе астында 303 Яңа Чуаш Адәмсуы кешесе һәм балалар.
- Яңа уңайлы һәм җылы бина эчендә беренче ярдәм күрсәтү өчен барлык шартлар да тудырылган, - дип сөенә фельдшер. ФАПта фельдшер бүлмәсе, смотровой, прививка ясау, процедура һ. б. бүлмәләр бар. Краннан җылы һәм салкын су килә. Җәннәт инде менә.
ФАПка капиталь ремонт ясауга авыл халкы сөенеп бетә алмый.
- Без бу турыда күпме хыялландык, Надежда Ивановна һәр көнне ун километр ара узып килә, берничә торак пункт халкын дәвалый, авыруларны салкын бинада кабул итә иде. Үзе ярдәм итә алмаганда, ашыгыч ярдәм чакыра иде. Районнан ашыгыч ярдәм, 30 километр ара узып, бары тик Надежда Ивановнаның чакыруы буенча гына килә. Гомумән, бу проблемалардан арыган иде инде ул. Ә хәзер без бик теләп яңа ФАПка йөриячәкбез. Монда чиста, җылы, якты, - дип фикерләре белән уртаклаштылар авыл кешеләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев