Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Яңа елны кайчан һәм кайда каршы алырга

Районның мәдәният хезмәткәрләре Яңа елга аяк басканда, балалар һәм өлкәннәргә бәйрәм мохиты тудырып, берьюлы берничә бәйрәм чарасы оештыралар. 25 декабрьдә 19.00 сәгатьтә район Мәдәният йортында өлкәннәр өчен "Яңа ел килде" бәйрәм концерты уза. 26 декабрьдә 10.00 сәгатьтә район Мәдәният йортында физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен чыршы бәйрәме уздырыла. Аны "РИТЭК"...

Районның мәдәният хезмәткәрләре Яңа елга аяк басканда, балалар һәм өлкәннәргә бәйрәм мохиты тудырып, берьюлы берничә бәйрәм чарасы оештыралар.

25 декабрьдә 19.00 сәгатьтә район Мәдәният йортында өлкәннәр өчен "Яңа ел килде" бәйрәм концерты уза. 26 декабрьдә 10.00 сәгатьтә район Мәдәният йортында физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен чыршы бәйрәме уздырыла. Аны "РИТЭК" нефть компаниясе оештыра. 30 декабрьдә 10.00 сәгатьтә район Мәдәният йортында балалар өчен "Тылсым серләре" дигән гомумбистә чыршы бәйрәме уздырыла. Балаларны төрле могҗизалар, әкият геройлары көтә. 31 декабрьдә 20.00 сәгатьтә районның төп мәйданында «Сарык елы килә» дигән массакүләм күңел ачу чарасы башлана. Барлык авыл клубларында да балалар өчен чыршы бәйрәмнәре һәм бал-маскарадлар оештырыла. Безнең "Яңа ел каникулларында безне нәрсәләр көтә?" афишасын күзәтеп барыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев