Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Җәй – яллар вакыты

Балалар һәм яшьләрнең буш вакытларын тулыландыру, аларны сәламәтләндерү программасы буенча Яр Чаллының шәһәр яны лагерында йөз егерме бала, ә Болгар шәһәренең палата лагерында егерме бер бала ял иткән. Унҗиде көндезге мәктәп яны лагерьларында җиде йөз бала, ял һәм хезмәт лагерьларында 100 укучы ял иткән. Мәшгульлек үзәге аркылы 248 укучы вакытлыча...

Балалар һәм яшьләрнең буш вакытларын тулыландыру, аларны сәламәтләндерү программасы буенча Яр Чаллының шәһәр яны лагерында йөз егерме бала, ә Болгар шәһәренең палата лагерында егерме бер бала ял иткән.


Унҗиде көндезге мәктәп яны лагерьларында җиде йөз бала, ял һәм хезмәт лагерьларында 100 укучы ял иткән.
Мәшгульлек үзәге аркылы 248 укучы вакытлыча эшкә урнаштырылган.

Мәктәп яны лагерьларын оештыру максаты - балаларның ялларын файдалы һәм күңелле итү. Лагерьларда моның өчен бөтен мөмкинлеләр дә булдырыла, сәламәт яшәү рәвеше алып барыла, иҗади мөмкинлекләргә юл ачыла.
Лагерьдагы тормыш кызыклы вакыйгаларга һәм очрашуларга бай. Балалар рәхәтләнеп ял иттеләр, сәламәтлекләрен ныгыттылар, көч җыйдылар, яңа дуслар таптылар. Тәрбия эше төрле юнәлешләр буенча алып барылды.

-Бигрәк тә Күкре Күл, Иске Мокшино, Иске Кыязлы, Чув.Енорускино, Яңа Үзи, Иске Савруш һәм үзәк мәктәпләр лагерьларының эшен уңай яктан бәяләп үтәсе килә, - диде ЦВР директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Валентина Краснова. - Тәрбиячеләр тырыштылар, җәйге ялны истә калырлык итеп оештырдылар. Гомумән, мәктәп яны лагерьларының эше канәгатьләнерлек иде, тик тәрбиячеләрнең файдаланмаган иҗади потенциалы әле шактый зур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев