Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Видеоконференция элемтәсе судка да җитте

Аксубай районы судында видео конфереция элемтәсен урнаштырдылар. Ул суд утырышларының уздырылышын хөкем ителүчеләр һәм шаһитлар читтән торып катнашуын булдыруда ярдәм итәчәк, бу процесста катнашучыларның иминлеген арттыруга һәм сак астында булган затларның качуын киметүне гарантияли. Моннан тыш судта катнашучыларның кайберсе бүтән илдә яшәгән очракта да эшне карау срокларын киметергә мөмкинлек тудыра....

Аксубай районы судында видео конфереция элемтәсен урнаштырдылар.

Ул суд утырышларының уздырылышын хөкем ителүчеләр һәм шаһитлар читтән торып катнашуын булдыруда ярдәм итәчәк, бу процесста катнашучыларның иминлеген арттыруга һәм сак астында булган затларның качуын киметүне гарантияли. Моннан тыш судта катнашучыларның кайберсе бүтән илдә яшәгән очракта да эшне карау срокларын киметергә мөмкинлек тудыра. Видео конфереция элемтәсе системасын шулай ук киңәшмәләр уздыру урынына чыкмыйча гына судьялар һәм суд аппараты хезмәткәрләре белән семинарлар уздыруда да кулланачаклар.
Суд рәисе Альбина Никитина сүзләренә караганда, Аксубай район суды эшчәнлегендә видео конфереция элемтәсен куллану суд эшчәнлегенең сыйфатын яхшырта, хокук саклауга мохтаҗ гражданнарның хокукларын гамәлгә ашыруда өстәмә гарантия булып тора, федераль бюджет чыгымнарын янга калдырырга ярдәм итә һәм суд хезмәткәрләренең эш сәгатен файдалы итеп куллануны тәэмин итә.

Фото http://court.gov.by/upload/vks%20grodno.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев