Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Вәхшиләр иректән мәхрүм ителергә мөмкин

Аксубай вәхшиләре паркта эскәмияне сындырганнар һәм Ленин паркында фонарьларны ватканнар. Вәхшиләр чираттагы тапкыр соңгы ике ел дәвамында район үзәгендә паркларны һәм парклар зонасын төзекләндерү планында булдырылган матурлыкка кул күтәргәннәр. Эскәмия такталарын күптарып алганнар, ә ике фонарьны ватып, декоратив багананы кәкрәйткәннәр. Вәхшилек чәчәк ата, аны бары тик бергәләп, әлеге кара эшне...

Аксубай вәхшиләре паркта эскәмияне сындырганнар һәм Ленин паркында фонарьларны ватканнар.


Вәхшиләр чираттагы тапкыр соңгы ике ел дәвамында район үзәгендә паркларны һәм парклар зонасын төзекләндерү планында булдырылган матурлыкка кул күтәргәннәр. Эскәмия такталарын күптарып алганнар, ә ике фонарьны ватып, декоратив багананы кәкрәйткәннәр.

Вәхшилек чәчәк ата, аны бары тик бергәләп, әлеге кара эшне эшләүчеләрнең исемнәрен атап кына, туктатырга мөмкин. Бу гамәлне кылучыларның, әлбәттә инде, исемнәре һәм барыннан да бигрәк шаһитлар бар. Аксубайлылар, әйдәгез, мондый гамәлләрне үз күзләребез белән күреп торган өстенә, авыз йомып калмыйк. Үзебез өчен, үз кулларыбыз белән ясалган уртак матурлыкка кул сузган вәхшиләр исемен атар вакыт җитте.

Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлегенә шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башкарма комитетыннан вәхшилек факты турында гариза керде. Полиция әлеге җинаять шаһитларының бу турыда 2-79-74, 02 телефоннарына шалтыратып хәбәр итүләрен үтенә.

Аксубай районы прокуроры ярдәмчесе Лариса Горожанкина әйтүенчә, җинаять кодексы нигезендә мондый гамәл "вәхшилек" маддәсе буларак җәза бирүне үз эченә ала. Әлеге җинаять өчен 14 яшьтән җәзага тарту каралган: мондый гамәлне кылган зат кырык мең сумга кадәр штрафка тартыла. Төркем белән кылынган мондый гамәлләр өчен өч елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган. Әгәр җинаять 14 яшькә җитмәгән зат тарафыннан кылынган икән - аны профилактик исәпкә кую көтә. Нинди генә очракта да балигъ булмаганның әти-әнисенә җавап тотарга туры килә - алар китерелгән зыянны каплый һәм ата-ана бурычларын тиешенчә үтәмәгән өчен штраф түләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев