Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Ветераннарның сораулары юк

Ветераннарга юридик ярдәм күрсәтү көнендә сорау белән бер генә ветеран мөрәҗәгать итте. Мөгаен, һәр ветеранга җитәкчеләр һәм волонтерлар билгеләнеп, мөһим мәсьәләләрнең урыннарда ук чишелүе йогынты ясагандыр, шуның өчен юридик ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр булмады. Югыйсә барлык структура җитәкчеләре һәм вәкилләре бөтен сорауларга да җавап бирергә әзер иделәр. Болар - район...

Ветераннарга юридик ярдәм күрсәтү көнендә сорау белән бер генә ветеран мөрәҗәгать итте.



Мөгаен, һәр ветеранга җитәкчеләр һәм волонтерлар билгеләнеп, мөһим мәсьәләләрнең урыннарда ук чишелүе йогынты ясагандыр, шуның өчен юридик ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр булмады. Югыйсә барлык структура җитәкчеләре һәм вәкилләре бөтен сорауларга да җавап бирергә әзер иделәр. Болар - район үзәк хастаханәсе, прокуратура, Роскомнадзор, теркәү палатасы, Пенсия фонды идарәсе, социаль яклау бүлеге, җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы, Бердәм Россия партиясенең җирле бүлеге, нотариус.


Юристларга мөрәҗәгать иткән бердәнбер пенсионер Валентина Александровнаны оныгын пропискага кертү мәсьәләсе борчый иде. Фатир Валентина Александровнаның милке булып санала, паспорт хезмәтендә ветеранга таныклык белән килергә киңәш иткәннәр. Өлкән кеше үзеннән нинди документлар таләп ителүен аңлап җиткермәгән.


Аның икенче соравы Аксубай бистәсендә урнашкан йорт һәм җир кишәрлегенә кагылды. Җиргә документлар бар, Валентина Александровна өйне ни рәвешле рәсмиләштереп булуы белән кызыксынды.


Федераль дәүләт теркәве идарәсенең Аксубай бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Лилия Сәхабетдинова бу уңайдан аңа тулы аңлатма бирде.
Валентина Александровна ярдәм күрсәткәннәре өчен зур рәхмәт белдерде. Хезмәт вәкилләре җавап итеп, тол хатынны якынлашып килүче Җиңү юбилее белән котладылар, сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев