Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Ветераннарны МВД оркестры котлады

Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлек ветераннары Россия МВДның эчке гаскәрләре һәм эчке эшләр органнары Ветераннары көнен билгеләп үттеләр. Дәрәҗәле кунаклар Аксубай ветераннарын беренче тапкыр бишьеллык юбилей белән котларга килгән кунаклар арасында отставкадагы милиция полковнигы, министр киңәшчесе, ТР буенча МВД ветераннары Советы рәисе Евгений Гатцук һәм отставкадагы милиция полковнигы, Россия...

Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлек ветераннары Россия МВДның эчке гаскәрләре һәм эчке эшләр органнары Ветераннары көнен билгеләп үттеләр.



Дәрәҗәле кунаклар
Аксубай ветераннарын беренче тапкыр бишьеллык юбилей белән котларга килгән кунаклар арасында отставкадагы милиция полковнигы, министр киңәшчесе, ТР буенча МВД ветераннары Советы рәисе Евгений Гатцук һәм отставкадагы милиция полковнигы, Россия хәрби-тарихи фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты, ТРда Эчке эшләр министрлыгы ветераннары Советы рәисе урынбасары Ирек Хисамиев бар иде.


Аксубайда иҗтимагый оешма юбилеен Татарстан Республикасының атказанган артисты, эчке хезмәт подполковнигы, дирижер Марат Кадыйров җитәкчелегендәге ТР буенча МВДның Мәдәни үзәк тынлы оркестры катнашында күләмле чара белән билгеләп үттеләр. Оркестр ике сәгать дәвамында сугыш чоры җырларын һәм көйләрен башкарды. Шуны әйтеп узарга кирәк, әлеге тынлы оркестр Идел буе федераль округында иң алдынгыларның берсе.


Бәйрәмне эчке эшләр ветераннары Советы рәисе Шамил Сәхабетдинов ачты.


- МВД ветераны - горур яңгырый һәм тирән билгеләнешкә ия, ул эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең тулы бер тормыш чорын, аның белемен, профессиональ осталыгын, эш тәҗрибәсен үзенә сыйдырган, - дип билгеләп үтте ул. - Безнең күбебез, лаеклы ялга чыккач та эшләп, коллективка булышуны дәвам итәбез, яшьләрнең остазлары булып торабыз.


Район башлыгы Камил Гилманов МВД ветераннарын котлап, МВДның ветераннар оешмасы өч активист - Шамил Сәхабетдинов, Рәмзия Бакирова һәм Ирек Салаховның тырышлыгы, көче белән оешкан иң көчле ветераннар оешмасы, дип билгеләп үтте.


- Район тарихы милиция, хәзер инде полиция тарихы белән тыгыз бәйләнгән - без бергәләп, барысын да уртага салып, сөйләшеп эшлибез. Сез гражданнар иминлеген саклыйсыз, без сезнең ярдәмне һәрдаим тоябыз. Шундый җаваплы һәм изге эш башкаруыгыз өчен рәхмәт сезгә, - дип рәхмәтен белдерде Камил Гилманов.


Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлек башлыгы Илнар Камалиев ветераннарга бәя биреп бетергесез хезмәтләре, остазлык тәҗрибәләре өчен рәхмәт әйтте.


Элеккеге һәм бүгенге лаеклы хезмәт өчен
Бүгенге көндә Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлегендә 49 ветеран бар. Аларның барысы да, хезмәт куйган елларда ышанычлы тыллары булган тормыш юлдашлары белән, районның төп концерт залына җыелдылар. Алар адресына намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре әйтелде, бүләкләр тапшырылды.


МВД министрлыгы ветераннары исеменнән тантана гаеплеләрен Евгений Гатцук кайнар тәбрикләде.


Безнең ветераннар оешмасы - республикада аерым урын алып тора. ТР Эчке эшләр министрлыгының ветераннар Советы рәисе урынбасары Ирек Хисамиев иң яхшы ветераннар оешмасы бәйгесенең икенче этабында һәм Җиңүнең 70 еллыгы смотр-бәйгесендә өченче урыннарны яулаган өчен эчке эшләр министры һәм МВД ветераннары Советы Дипломнарын тапшырды.


Эчке эшләр бүлегенең бер генә ветераны да игътибардан читтә калмады. Сәхнәдә күркәм гадәтләрне саклаган, җитәкчелеккә ярдәм иткән өчен Хәсәнҗан Шәйхетдиновка ТР МВД ветераннары Советы җитәкчелегеннән Рәхмәт хаты тапшырылды, Анатолий Горбунов һәм Василий Евдокимов мактау билгесе белән бүләкләнде.

Фотоларны монда карарга http://www.aksubayevo.ru/ru/gallery/category/71--1704215.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев