Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Ветераннарга ишек ачык

Беловка авыл мәдәният йортында төрле тармак пенсионерлары катнашында кызыклы чара үтте. Район ветераннар советы эшчәнлегендә иң мөһим юнәлешләрнең берсе-ул аларның ялын оештыру. Быел ветераннар активы өлкән яшьтәге кешеләрне төрле мәдәни чараларга актив җәлеп итүне бурыч итеп куя. Мәдәният учаклары һәр айның бер көнен пенсионерларга багышларга тиеш-район ветераннар советы карары шундый....

Беловка авыл мәдәният йортында төрле тармак пенсионерлары катнашында кызыклы чара үтте.


Район ветераннар советы эшчәнлегендә иң мөһим юнәлешләрнең берсе-ул аларның ялын оештыру. Быел ветераннар активы өлкән яшьтәге кешеләрне төрле мәдәни чараларга актив җәлеп итүне бурыч итеп куя. Мәдәният учаклары һәр айның бер көнен пенсионерларга багышларга тиеш-район ветераннар советы карары шундый. Башта әлеге чараларны Евгений Копанев җитәкчелегендәге «На завалинке» ансамбле белән бергә үткәрү хәл ителгән иде. Мәдәният бүлеге ветераннар оешмасы инициативасын хуплады.
Иң беренче итеп Беловка мәдәният йортының сайлануы очраклы түгел. Ул районда өлкән яшьтәге авыл кешеләре белән эш алып барулары белән билгеле. Мәдәният йорты директоры Тамара Андреева һәм сәнгать җитәкчесе Сергей Уланов үз тирәләренә халык иҗатына гашыйк кешеләрне туплаганнар. Төрле тармак пенсионерлары авыл сәхнәсендә генә җырлап- биеп, шигырьләр укып, сценкалар куеп калмыйлар, аларны тирә-як авылларда, районда һәм аның чикләрендә дә җылы каршылыйлар.
«Завалинка» белән очрашуга үзешчән сәнгатьтә актив катнашучылар җыелды. Җыелучыларны район ветераннар советы рәисе Евгений Копанев сәламлады.
Мәдәният йорты директоры Тамара Андреева җирле мәдәният учагы эше белән таныштырды. Пенсионерлар клубка үзләренең сый-хөрмәтләре белән килделәр. Әлеге очрашуда катнашучыларның барысына да беловкалыларның өлкән буын вәкилләре әзерләп килгән ризыклардан авыз итү мөмкинлеге булды.
Клубта гармун моңы агылды, халык, заманча, чуаш, рус, татар җырлары башкарылды. Чараны оештыручыларга чыгышлар программасын әзерләү мәшәкате тумады, барысы да, кем әйтмешли, үз чираты белән барды. Бәйрәм кызганнан-кыза барып, катнашучылар такмак әйтеп биюгә күчтеләр...
Аксубай ансамбленә бирелгән вакыт бик тиз үтеп китте. Кунакларны озатканнан соң, Беловка халкы мәдәни чараны дәвам иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев