Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Ветераннарга дан һәм хөрмәт

Иске Ильдеряк мәдәният йортында Бөек Җиңү уңаеннан юбилей медальләре тапшыру тантанасы якты, күңелле бәйрәм кичәсенә әверелде. Залда буш урыннар юк иде. Тамашачыларга Иске Ильдеряк урта мәктәбе укучылары һәм балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр катнашында әзерләнгән концерт программасы искиткеч бүләк булды. Совет солдатларының батырлыгы, сугыш турындагы җырлар, шигырьләр күңелләрдә зур тәэсирләр калдырды. Иске...

Иске Ильдеряк мәдәният йортында Бөек Җиңү уңаеннан юбилей медальләре тапшыру тантанасы якты, күңелле бәйрәм кичәсенә әверелде.

Залда буш урыннар юк иде. Тамашачыларга Иске Ильдеряк урта мәктәбе укучылары һәм балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр катнашында әзерләнгән концерт программасы искиткеч бүләк булды. Совет солдатларының батырлыгы, сугыш турындагы җырлар, шигырьләр күңелләрдә зур тәэсирләр калдырды. Иске Ильдеряк авыл җирлеге башлыгы Валерий Альметкин бәйрәм кичәсен сәламләү сүзе белән ачып җибәрде.
- Безнең авыл советыннан сугышка 945 кеше киткән, - дип билгеләп үтте ул. - 538 якташыбыз сугыш кырында ятып калды. Җиңү белән әйләнеп кайткан 407 сугыш батыры арасыннан бары берәү - Михаил Чураев кына бүген безнең арабызда.
Чуаш Енорускиносында яшәүче 93 яшьлек ветеран сәламәтлеге какшау сәбәпле очрашуга килә алмаган. Бүләкләнүчеләр арасында тыл хезмәтчәннәре Ольга Абдулкина, Вера Альметкина, Мария Альметкина, Зоя Ильментьева, Нина Пайдаркина, Анисья Малькова һәм Венгрия вакыйгалары шаһиты Виталий Прохоров сәхнәдә лаеклы урыннарны алдылар. Валерий Кимович һәр ветеранга рәхмәт сүзләре әйтеп, "1941-1945 нче еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан" медальләрен тапшырды.
- Без фашизмга каршы көрәшкә күтәрелгән ата-бабаларыбызның бөек батырлыгын һәм фронтка ярдәм итүгә барлык көчләрен куйган хатын-кызларыбыз, яшүсмерләрнең хезмәт батырлыгын истә тотарга тиеш, - дип ассызыклады район ветераннар советы рәисе урынбасары Евгений Копонев. - Алар безнең янәшәдә булганда чын күңелебездән рәхмәтләребезне җиткерик. Бу эш ветераннарга гына түгел, балаларга тәрбия бирүдә дә мөһим урын алып тора. Өлкән буын кешеләреннән үрнәк алып, алар да Ватанны яратырга, аңа хезмәт итәргә өйрәнсеннәр. Евгений Петрович ветераннар өчен берничә җыр башкарды. Юбилей медальләре алган тантана сәбәпчеләренең һәркайсы тугызынчы дистәне ваклаган. Һәрберсенең язмышы аянычлы. Мәктәп директоры урынбасары Лидия Горбунова ветераннарның һәрберсе турында сөйләде. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары аларга үз куллары белән эшләгән истәлекле бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев