Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Ветераннар төп эшләр турында

Район ветераннар оешмасының отчет-сайлау конференциясе булды. Район ветераннар советы соңгы өч елда барлык юнәлешләр буенча да нәтиҗәле эш алып барды. Бу турыда үзенең хисап чыгышында аның рәисе Галина Бобкова билгеләп үтте. Ветераннар активының төп бурычлары - өлкән буын кешеләрен социаль яклау, аларга ярдәм итү, пенсионерларны җәмәгать, мәдәни һәм спорт чараларына...

Район ветераннар оешмасының отчет-сайлау конференциясе булды.


Район ветераннар советы соңгы өч елда барлык юнәлешләр буенча да нәтиҗәле эш алып барды. Бу турыда үзенең хисап чыгышында аның рәисе Галина Бобкова билгеләп үтте. Ветераннар активының төп бурычлары - өлкән буын кешеләрен социаль яклау, аларга ярдәм итү, пенсионерларны җәмәгать, мәдәни һәм спорт чараларына тарту. Аларның барысы да район җитәкчелеге, авыл җирлекләре, сәламәтлек саклау, белем бирү органнары, мәдәният бүлеге, ДОСААФ, хәрби комиссариат, яшьләр оешмалары, район газетасы редакциясе вәкилләре белән берлектә уңышлы тормышка ашырыла.

Быелгы ел - үзенчәлекле булды, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы белән истә калды. Районда бу датага багышланган бихисап чаралар үткәрелде. Моннан тыш, һәр Бөек Ватан сугышы ветеранына, социаль мәсьәләләрне хәл итү максатларында, оешмаар, предприятиеләр, авыл җирлекләре беркетелде. Ветераннар советы өлкән яшьтәге кешеләрнең торак шартларын, медицина ярдәменең ничек күрсәтелүен тикшерүдә катнашты, җирле хакимият органнарына обелиск һәм һәйкәлләрне тиешле торышта тотарга ярдәм итте, Хәрби дан бүлмәләре һәм музейлар эшен барлады. "Ветеран сүзе" акциясе барышында Бөек Ватан сугышында катнашучыларның истәлекләреннән тупланган язмалар район халкы өчен тарихи ядкарь булды. "Россия патриотларын үстерәбез" Бөтенроссия бәйгесендә ветераннар советы лауреат исеменә лаек булды. Ә инде Яңа Ибрай авылы ветераннар советы рәисе Шәүкәт Кәбиров "Йолаларны саклаучы" номинациясендә җиңде. Иң яхшы ветераннар оешмасы республика бәйгесендә аксубайлылар өченче урынны алдылар. Җиңү юбилеен бәйрәм итү кысаларында яшь буынны хәрби-патриотик рухта тәрбияләүгә зур игътибар бирелде, совет әгъзалары авылларга чыгып, укучылар белән очраштылар.

Берничә елдан бирле аксубайлылар республиканың "Балкыш" үзешчән иҗат фестивалендә катнашалар. Тик шунысы бар, фестиваль өченче ел рәттән үткәрелә, ә бездә яңа концерт номерлары, яңа коллективлар юк. Кайберәүләр район үзәгенә концерт белән килү өчен сәхнә костюмнары, музыка кораллары, транспорт булмаудан иза чигәләр. Хәзер Аксубай ветераннарының спорт белән шөгыльләнү мөмкинлекләре зур - сәламәтлек төркеме эшли, спорт комплексы, бассейнның ишекләре ачык. Конференциядә билгеләп үтелгәнчә, китапханә, музей, авыл мәдәният йортлары өлкән буын кешеләре белән зур эш алып баралар.

-Алда эшләр күп әле, - дип ассызыклады Галина Павловна. - Ләкин безгә яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү өчен укучылар белән эшләүнең яңа формаларын эзләргә, бу эшкә мәктәп музейларын тартырга кирәк.

Очрашуда шулай ук өлкән яшьтәге кешеләрне дарулар белән тәэмин итүгә, аларга транспорт, медицина хезмәте күрсәтүгә кагылышлы мәсьәләләр күтәрелде. Район ветераннар советы "Ветеранга - ветеран игътибары" акциясендә катнаша. Әлеге оешма әгъзалары ялгыз һәм авыру пенсионерларны карыйлар. Аралашу, ярдәмләшү планында (еш кына ялгыз кешеләрнең кем белән булса да сөйләшәселәре килә, ә моның өчен яшьтәшләрен генә тәкъдим итәргә була) эш алып барыла. Авыл ветераннар советы рәисләренә ялгыз һәм авыру пенсионерларның исемлеген төзеп, аларга актив әгъзаларын беркетү тәкъдим ителде.

Район ветераннар советы тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балаларының истәлекләре кергән китап бастыру инициативасы белән чыкты. Ул туган як тарихын саклап калу, яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү өчен кирәк. Язмалар тупланган, күп кенә мәктәп, авыл музейларында алар шактый тупланган инде. Аларны ветераннар советына тапшырырга гына кирәк. Ветераннар советының тагын бер мөһим тәкъдиме - фидакарь хезмәтләре белән Бөек Җиңүне якынайткан якташларыбыз хөрмәтенә, Аксубай үзәгендә тыл хезмәтчәннәренә һәм сугыш чоры балаларына һәйкәл кую.

Конференциядә ревизия комиссиясе хисабы белән Зинаида Жаркова чыкты. Белем бирү учреждениеләрендә укучыларны гражданлык-патриотик рухта тәрбияләү эшенең ничек оештырылуы турында мәгариф бүлеге җитәкчесе Әминә Вәлиуллина сөйләде. Иске Татар Адәмсуы ветераннар оешмасы эше тәҗрибәсе белән авыл җирлеге башлыгы Энҗе Хөснуллина таныштырды. Ирина Салахова мәдәният учакларының өлкән яшьтәге кешеләр белән ничек эш алып баруларына тукталды. Отчет-сайлау конференциясе эшендә район башлыгы Камил Гилманов катнашты. Ул Аксубайдагы бүгенге үзгәрешләргә тукталды, конференция делегатларының сорауларына җавап бирде. Ветераннар советы составы үзгәрде. Әлеге оешманы 12 ел җитәкләгән Евгений Копанев бу посттан үзе теләп китте. Район җитәкчесе Камил Гилманов, район ветераннар советын җитәкләүдәге күпьеллык һәм фидакарь хезмәте өчен Евгений Петровичка рәхмәтен белдерде һәм Мактау грамотасы тапшырды. Район ветераннар советы рәисе итеп делегатлар бертавыштан Галина Бобкованы сайладылар. Форум бүләкләү тантанасы белән тәмамланды - башлангыч оешмаларның иң яхшы вәкилләренә грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев